Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бүген, 31 август көнне, Теләчедә яңа парк ачтылар. Вакыйга урыныннан безнең ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген, 31 август көнне Теләче районында шатлыклы вакыйгалар күп булды. Көндез "Тюлячка" елгасы буендагы паркны ачу тантанасы булды, шуннан соң ук Җәмәгать судьясының Совет урамында урнашкан яңартылган бинасын ачтылар. Аннан соң исә Караширмә авылында 50 урынга исәпләнгән быел төзелгән мәдәният йорты бинасы да бүгеннән рәсми рәвештә эшли башлады. Әлеге объкетларны...

Бүген, 31 август көнне Теләче районында шатлыклы вакыйгалар күп булды. Көндез "Тюлячка" елгасы буендагы паркны ачу тантанасы булды, шуннан соң ук Җәмәгать судьясының Совет урамында урнашкан яңартылган бинасын ачтылар. Аннан соң исә Караширмә авылында 50 урынга исәпләнгән быел төзелгән мәдәният йорты бинасы да бүгеннән рәсми рәвештә эшли башлады.

Әлеге объкетларны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Паркны ачу чын бәйрәмгә әйләнде. Музей кырыенда паркка керү капкасы яныннан башлап, су буйлатып җыр-моң агыла, балалар мәйданчыгында сабыйлар мәш килә, спорт мәйданчыгында яшьләр ут уйната, хәтта ЗАГС та парк биләмәсенә күчкән бүген, матур бер пар язылышу күренешен күзәтеп була иде. Алга таба да биредә язылышырга теләүчеләр булса, бу мөмкин эш, гаилә корырга җыенучы парлар, белеп торыгыз!

Сезгә әлеге тантанадан фотолар тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев