Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

8 октябрь көнне Теләчедә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

8 октябрь көнне, Теләченең үзәк урамында, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Иртәнге җидедә башланып киткән ярминкә көн уртасына кадәр гөрләде. Авыл җирлекләре көз нигъмәтләрен тәкъдим итте. Районыбыз хуҗалыклары исә ашлык, ит, бәрәңге һәм башка үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итте. Район халкы юнь...

8 октябрь көнне, Теләченең үзәк урамында, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

Иртәнге җидедә башланып киткән ярминкә көн уртасына кадәр гөрләде. Авыл җирлекләре көз нигъмәтләрен тәкъдим итте. Районыбыз хуҗалыклары исә ашлык, ит, бәрәңге һәм башка үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итте. Район халкы юнь бәядән бәрәңге, кәбестә, сөт һәм итне күпләп алды. Ашлык, терлек, салам, печән алучыларга, сатып алган әйберләрен хуҗалыклар кешеләрнең өйләренә дә алып кайтып бирде.

Һава торышы начар булуга карамастан, райондашларыбызның кәефләре күтәренке булды. Район үзешчәннәре чыгышы да ярминкәгә ямь өстәде.

Шулай ук ярминкәдәге сәүдә итүчеләр белән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та аралашты. Районда ел да ярминкә үткәрү матур традициягә әйләнде. Ярминкәдән районыбыз халкы яхшы кәеф белән, үзләренә кирәкле товарны алып, ярминкә оештыручыларга, яңгыр булса да сату иткән сәүдәгәрләргә рәхмәт әйтеп таралышты. Бу хакта сез тулырак "Теләче" газетасының киләсе санында укый алырсыз.

Эльмира ӘХМӘТҖАНОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев