2015 елның язгы кыр эшләре үз геройларын тудырып кына тора. Түбәндәге игенче-механизаторлар язы кыр эшләрендә үз хуҗалыкларында иң күп норма-смена эш башкарып, алдынгылар сафында атлыйлар.
Җир хәзерләүдә:
2 урында - Илсур Илфат улы Камалиев - җаваплылыгы чикләнгән "Нирус" ширкәтеннән.
Чәчү комплексы белән чәчүдә:
1 урында - Расил Рафаэль улы Насыйбуллин - "Сөт иле- Теләче" агрофирмасыннан.
2 урында - Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов белән Илсур Мансур улы Галиуллин - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтеннән.
Гади чәчкечләр белән чәчүдә:
1 урында - Нотфулла Габдулла улы Шәйдуллин - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Сауш бүлекчәсеннән.
2 урында - Тихонов Николай Викторович - җаваплылыгы чикләнгән " Нирус" ширкәтеннән.
"Сөт иле - Теләче" агрофирмасы механизаторы Расил Рафаэль улы Насыйбуллин өч көнлек хезмәт нәтиҗәләре буенча иң күп норма-смена эш башкарып, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Нет комментариев