Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында безнең егетләр -беренче!

15-17 октябрь көннәрендә Казан шәһәре "Ак Барс" көрәш сараенда билбау көрәше буенча Россия чемпионаты булып үтте. Анда команда составында районыбызы спортчылары да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Җиңүчеләр арасында безнең якташыбыз, атказанган спорт остасы Раил Нургалиев та бар.

Ул классик ысул белән көрәштә 1 нче урынны яулады. Шул ук үлчәмдә ирекле стильдә көрәшкән Муса Галләмов 3 нче, Гыйниятуллин Илдар үз авырлыгында 5 нче урында калды. Раил Нургалиев ноябрь аенда Казан шәһәрендә узачак Дөнья чемпионатына юллама алды.

Алга таба да көрәшчеләребезгә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев