Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бишенче районкүләм Ифтарда

11 май көнне, “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында бишенче районкүләм Ифтар мәҗлесе булып үтте. Бу юлы ул районыбыз эшмәкәрләре иганәсенә үткәрелде.

Иң элек бирегә килүчеләр алдында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында 12 май көнне Казан шәһәренең  175 нче гимназиясендә теракт вакытында һәлак булган җиде укучының, бер укытучының һәм бер хезмәткәрнең гаиләләренең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. Ифтарга килүчеләр тарафыннан мәрхүмнәрнең якты рухлары бер минутлык тынлык белән искә алынды, алар рухына дога кылынды. 

Аннары Ифтарда катнашучылар Россия Ислам университеты укытучысы, “Казан нуры” мәчете имамы Радик хәзрәт Зәбиров белән районыбыз мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Исмәгыйлевләрнең мәгънәле вә үтемле вәгазьләрен тыңладылар. Вәгазьләрнең күпчелек өлеше гаиләдә бала тәрбиясе, аларны тәүфыйклы итеп тәрбияләү, әти-әниләрне, якыннарыңны, Аллаһы Тәгаләне ярату, ягъни зикер итү темасына багышланды.

Чарада кичке моңлы азанны һәм Корьәннең матур аһәңнәрен Корьән Сәетәкбәр ирештерде.

Соңыннан ифтар кунаклары кояш баер алдыннан укыла торган ахшам намазы укыдылар,  районыбыз эшмәкәрләр иганәсенә, “Маяк” кафесы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләгән мул табын артында авыз ачтылар. Аларның күркәм хезмәте кунакларның олы рәхмәтенә лаек булды. 

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев