Теләче Информ

Бүләкләнделәр

Хезмәт вазифаларын үрнәк рәвештә һәм югары осталык белән башкарганы өчен Теләче районы прокуроры Рим Фәргать улы Сөнгатуллин Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Массакүләм мәгълүмат чараларында куйган нәтиҗәле хезмәте өчен “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге корреспонденты Эльмира Наил кызы Котдусова “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Күптән түгел Казанда узган 2019-2020 нче еллар сезонында мәктәп волейбол лигасы чемпионатының финалында беренче урынны яулаган Шәтке урта мәктәбе укучылары (кызлар командасы) һәм аларның остазлары Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм “Дулкын” бассейнында йөзү өчен сертификат белән бүләкләнделәр. Алар: Шәтке урта мәктәбе директоры Ибушев Александр Сергеевич, команда тренеры Рәшит Хаҗинур улы Габделхаев, мәктәпнең физкультура укытучысы, команда җитәкчесе Гөлфия Мөхәммәтвасил кызы Җәләевалар һәм укучы кызлар – Гөлинә Габдриева, Чулпан Закирова, Диана Җәләева, Лиана Җәләева. Зөһрә Ибраева, Иделия Мингалиева, Зөһрә Мөхәммәтҗанова, Чулпан Хәбибуллина, Илфинә Мингалиевалар.

Реклама

Бүләкләнүчеләрне бүген, ягъни 14 ноябрь көнне узган “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин котлады.

Шулай ук бүген җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенә тантаналы шартларда яңа янгын сүндерү машинасы тапшырылды. Ширкәт җитәкчесе Рафис Яхин аның сертификатын муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов кулыннан кабул итеп алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: