Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ә болытлар безне үртәп китеп бара..

Бу 27 июль көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән без булган җаваплылыклары чикләнгән “Алан” һәм “Агролак” ширкәтләрендә дә шулай.

Игенчеләр уракка төште, димәк, тагын берничә көннән ындыр табакларында да эш кайнаячак.

“Алан хуҗалыгында 210 гектарлы борчак басуын теземнәргә салырга тотынсалар, “Агролак” та 159 гектар мәйданда үстерелгән борчакны теземнәргә салуны төгәлләп, сугарга чыккан булганнар. Тик 26 июль көнне сибәләп киткән яңгыр вакытлыча туктап торырга мәҗбүр иткән. Аның каравы, без килгәндә ширкәт комбайнчылары бер-берсе белән ярыша-ярыша 102 гектар мәйданда игелгән көзге бодайны суктыралар иде. Комбайнчылар дигәннән, биредә дүрт комбайнчы - Василий Архипов (“Джондир” комбайны белән, Василий ярдәмчесе итеп җәмәгате Марусяны алган), Владимир Мазарченко (“Мега-360“ комбайны белән, ярдәмчесе студент улы Валерий) Илсаф Әхмәтҗанов (“Мега-360“ комбайны белән, ярдәмчесе Руслан) һәм Фаил Рәхимов (өр-яңа АКРОС-530 комбайны белән, ярдәмчесе әтисе Васил абый) эшли иде. Соңгысы, Фаил (рәсемдә) шактый еллар “Магдон” комбайнында эшләде, күпъеллык үләннәрне, игеннәрне теземнәргә салды. Хәзер исә, авылдашлары уенын-чынын кушып әйткәнчә, әтисенә ияреп йөреп, туганнан бирле техника иярләгән Фаилгә үзенә яңа комбайнны ышанып тапшырганнар. “Тәҗрибәсе бар, осталыгы җитә, аңа ышанычыбыз зур”, - диделәр ширкәттәгеләр бертавыштан. Яңа булса да, Фаилгә уракка кадәр комбайнын бер кат карап, ныгытып чыгарга туры килгән. Әңгәмәбез барышында ул комбайнның мөмкинлекләре зур, эшләргә уңайлы булуын ассызыклап үтте. Без басуда чакта беренче кырчылык бригадасы бригадиры, шул ук вакытта ферма мөдире вазифасында да хезмәт куючы Ильяс Әбҗәлилов басуда эшләүче игенче-механизаторларга төшке ашны да алып килеп өлгерткән иде. Комбайнчылар суктырган ашлыкны ындыр табагына ГАЗ-53 автомобилендә Фәнил Галиәхмәтов һәм шәхси “КамАЗ”ы белән Азат Нургалиев ташып тора. Егетләр эштә өзеклек тудырмыйлар. Бу вакытта параллель рәвештә икенче кырчылык бригадасы (бригадиры Илшат Габдуллин) басуларында 59 гектарда игелгән борчак басуы да теземнәргә салына иде. Без хуҗалыктан киткән чакта ширкәт җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов Сабада урнашкан “Сабагаз” идарәсеннән ашлык киптерү җайланмасын газ ягып эшләтү өчен рөхсәт алып кайтып килә иде. Димәк, яңгырлар башланып, басудан ашлык дымлы кайткан очракта киптереп алу өчен бер дигән мөмкинлек булачак. “Дымлы ашлыкны газ ягып киптерү - икътисадый, экологик яктан да бик отышлы”, - ди җитәкче.
Бу атнада районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләре уракка төшсә дә, күңелләр яңгыр көтә, карашларыбыз күккә төбәлгән. “Урак өстендә нинди яңгыр теләү инде ул?!” - дияр кайберәүләр. Юк, урак башланса да, барыбер дә кирәк яңгырлар. Яусын иде әле. Игеннәр өчен кирәге шулкадәр генә булса да, бәрәңге, кукуруз культураларына һәм күпъеллык үләннәргә бик кирәк. Тансык, бик тансык яңгырлар. Ә болытлар безне үртәп китеп бара...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев