Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бөртеклеләрне чәчәргә керештеләр

Беренчеләрдән булып, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә бөртекле культуралар чәчәргә керештеләр.

Районыбыз басу-кырларында язгы кыр эшәләре кампаниясе тулы куәт алды. Кыр батырлары бер генә минутны да әрәм итмәскә тырыша. Мисал өчен, кичә, ягъни 22 апрель көнне,  беренчеләрдән булып, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә бөртекле культуралар чәчәргә керештеләр. 

Бу эш бүген дә уңышлы дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов без моның шаһиты булдык. Безне 93 гектарлы басуда ширкәт җитәкчесе Сәйдәш Дәүләтшин каршы алды. Без килгәндә куәтле “Джондир” тракторын иярләүче Динар Гайнуллин ярдәмчесе Шамил Фазуллин белән әлеге басуга беръеллык үлән чәчәләр иде.  Үзләрен симәнә белән ГАЗ - 53 автомобилендә эшләүче Рәкыйф Яруллин тәэмин итеп тора. Лаеклы ялда булса да, туган хуҗалыгына ярдәм итүдән туктамаган Рәкыйп абый эштә өзеклек тудырмый. 

Кичә әлеге уңганнар беръеллык үләннәрне 88 гектар мәйданда чәчеп өлгергәннәр. Беръеллык үләннәрне чәчүне тәмамлагач, аланлылар арпа культурасын чәчүгә керешәчәкләр. Биредә чәчү эшләре ике сменада оештырылган. Динар Гайнуллинны кичен, ширкәтнең иң тәҗрибәле механизаторларның берсе Зөфәр Шәйхетдинов алыштырачак.

Ул да булмады, басуга ширкәтнең баш агрономы Искәндәр Шакиров белән баш икътисадчысы Сиринә Исмәгыйлева килеп җитте. Искәндәрне чәчү эшләренең сыйфаты кызыксындырса, Сиринә механизаторларның хезмәтен бәяләүче паспортны тутыруга алынды.

Искәндәр Шакиров әйтүенчә, беръеллык үләннәр бер гектарга - өч центнер исәбенннән күмдерелә. Моңа өстәп, бер гектарга - бер центнер исәбеннән минераль ашлама буларак амммиак селитрасы да кертелә.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев