Теләче Информ

Бөтен Рәсәйдән җыелып Теләчегә килгән татарларның эш сәфәре турында репортаж (+фотолар)

Кичә районыбыз зур делегация - татар авыллары эшмәкәрләренең V җыенында катнашучыларны кабул итте. Әйе, Бөтендөнья Татар Конгрессы тарафыннан җыенның практик өлешен безнең районда үткәрергә дип планлаштырылган иде. Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитеты җитәкчесе Ренат Закиров әйтүенчә, алар Теләчене сайлап бер дә ялгышмаган. Һич мактану түгел, чөнки районыбызда кече һәм урта...

Кичә районыбыз зур делегация - татар авыллары эшмәкәрләренең V җыенында катнашучыларны кабул итте. Әйе, Бөтендөнья Татар Конгрессы тарафыннан җыенның практик өлешен безнең районда үткәрергә дип планлаштырылган иде. Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитеты җитәкчесе Ренат Закиров әйтүенчә, алар Теләчене сайлап бер дә ялгышмаган. Һич мактану түгел, чөнки районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек хәрәкәтенә зур игътибар бирелә. Бездә 368 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшләп килә. Алар район икътисадының 45 %ын тәшкил итә. Шунысы сөенечле, авылларыбызны фәкать эшмәкәрлек аша гына саклап калып булачагына елдан-ел төшенә барабыз.

Эшмәкәр бит ул үзен генә түгел, янәшәсендәгеләргә дә эш урыннары булдыра. Уңышлы татар төбәкләрендә, авыл-дашының, күршесенең, туганының үрнәге башкаларга да үз эшен ачып җибәрергә этәргеч бирә. Эшмәкәрлек киң җәелгән төбәкләрдә, районнарда авыллар гөрләп эшләп тора. Мисалга үзебезнең Олы Мәтәскә, Олы Мишә авыллары шундыйлардан.

Быел Казанга эшмәкәрләр җыенына илебезнең 36 төбәгеннән 660 кеше килгән. Шуларның барысы диярлек өч төркемгә бүленеп, Олы Мишә авылында урнашкан Айсинә һәм Ленар Гыйниятуллиннарның гаилә фермасында, Теләче сәнәгать мәйданчыгында, шулай ук Теләче авылында урнашкан агач эшкәртеп сатучы "Зиннәтуллин" шәхси предприятиесендә, чабышкы атлар үрчетеп сатучы "Гыйниятуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Туган авыл" ял итү комплексында һәм "Стальные профили" шәхси предприятиесендә булып, алардагы эш тәртипләре һәм икътисадый яктан үсешләре белән таныштылар.
Эшмәкәрлекнең төбендә - авылларыбыз янәшә-сендәге җирләрне куллану, алардан табыш алырга өйрәнү ята. Җир ул авылның гына түгел, илнең төп байлыгы. Җир белән бик уңышлы эшләүче татар авыллары бар. Мәсәлән, моннан өч ел элек район делегациясе составында үзем барып күргән Чувашия Республикасы Батыр районының Шыгырдан авылы шундыйлардан. Анда халыкның яртысы, хәтта күбрәге эшмәкәр. Авыл халкының рухи тормышы да үз кулында. Анда җиде мәчет эшләп килә. Булганнары гына җитмәгән, инде сигезенчесен төзи башлаганнар иде. Хәзер илебез киңлекләрендә мондый татар авыллары дистәләгән генә түгел, йөзләгән. Читкә китәсе дә юк, районыбызда да өлге итеп алырлыклары җитәрлек. Авылларыбыз сакланып калсын, үссен өчен, яшь буынны шундый рухта тәрбияләргә кирәк. Хәзерге интернет заманында авылда да шәһәрдәге кебек киңкырлы тормыш корырга, заманнан артта калмыйча яшәргә мөмкин. Районыбыз эшмәкәрләре үзләренең эш-гамәлләре белән әнә шул хакыйкәтьне быелгы җыен делегатларына раслап күрсәтте. Өстәвенә, безнең районда гаилә фермалары, шәхси предприятиеләр генә түгел, сәнәгать мәйданчыгы да уңышлы эшләп китте. Авыл районнары өчен бу да үзенә күрә кызыклы юнәлеш буларак кабул ителгәндер. Теләчедә яшәүче фермер Сәгыйть Гыйниятуллинның ат фермасын кунаклар зур кызыксыну белән карадылар. Татарны аттан, атны татардан аерып карап буламыни?! Соңыннан районыбыз кунаклары район мәдәният йортында районыбыз осталары ясаган кулланма сәнгать әсәрләре белән таныштылар һәм районыбыз үзешчәннәре тарафыннан күрсәтелгән зур концерт программасын тамаша кылдылар.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Фәнил Нигъмәтҗанов һәм Илнар Ханипов фотолары
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: