Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә теләчелеләр дә кушылды

Әлеге акциягә кушылучылар саны елдан-ел арта бара. Быелгысында Теләче районында яшәүче 400 дән артык кеше диктант язды.

19 октябрь көнне  Теләче муниципаль районында  “ Татарча диктант”  акциясе үткәрелде. Әлеге чарада  Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  Нәҗип Хаҗиповта катнашты. "Татарча диктантны"  ул узенең ярдәмчеләре һәм урынбасарлары белән Теләче урта мәктәбендә язды. Әлеге чара кысаларында район буенча дүрт йөздән артык райондашыбыз катнашты. Роберт Миннуллинның " Мин кулыма китап алам" хикәясеннән ,  "Татарча диктантны"  Рәсәйнең Почетлы мәгариф хезмәткәре, Татарстан Республикасы атказанган укытучысы Хаҗипова Гөлнур Габбасовна яздырды.  

Чарада шулай ук оешма-предприятие җитәкчеләре, аларда эшләүче  хезмәткәрләр, укытучылар һәм укучылар катнашты. 

Фәридә Сафина тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев