Теләче Информ

«Бу инфекция безнең белән озак вакыт булачак әле»

Татарстанның сәламәтлек саклау тармагы пандемия чорында ничек эшли? Министрлыкта елның беренче яртысына нәтиҗә чыгардылар.

Вирус безнең белән озаккамы?

Коронавирус медицина тармагының җитешсезлекләренә дә төртеп күрсәтте. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтүенчә, бер караганда вак-төяк кенә тоелган кимчелекләр пандемиянең беренче айларында нык тәэсир иткән һәм эшне катлауландырган.

– Бу инфекция безнең белән озак вакыт булачак әле. Коронавирус пандемиясе теге яисә бу сәбәпләр аркасында озак кына игътибарсыз калган сорауларны карарга мөмкинлек бирде. Ел да аеруча госпитальләрнең әзерлеген югары бәяләүләренә сөенә идек. Баксаң, кайдадыр җиһазлар белән тәэмин ителеш тиешле дәрәҗәдә булмаган, кайдадыр әзерлек җитеп бетмәгән. Әнә шулар эшне кыенлаштырды, – дип сөйләде ул.

Алда – көз-кыш айлары. Димәк, ОРВИ, грипп ише авырулар да «уяначак». Патяшина коронавируска бәйле вазгыятьтә алар да кискенләшәчәк дигән фикердә. Әмма моңа да карамастан, коронавирус дип кенә йогышлы авыруларның гомуми күрсәткече әллә ни үзгәреш кичермәгән. Грипп, ОРВИ һәм пневмонияне исәпкә алмыйча карасаң, йогышлы авырулар очрагы 21 процентка кимегән. Хроник вируслы гепатит, туберкулез һәм ВИЧ-инфекциясе очраклары да кими бара. Тик болар профилактик тикшерү, диспансеризация, тест уздыру алымнарының кимүенә бәйле. Патяшина әйтүенчә, алга таба бу авыруларның да артуын күзәтергә мөмкин булачак.

– Татарстанда үпкә ялкынсынуы (пневмония) белән авыручылар саны, 2019 елга караганда, ике тапкыр артты. Барлык төр пневмония дә коронавируска тикшерелә. Рәсми мәгълүматка карасак, 6 айда 9 районда – Мөслим, Аксубай, Буа, Апас, Питрәч, Алексеевск, Мамадыш, Әгерҗе, Лаештагы хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуларына (внебольничная пневмония) лабораториядә тикшерү үткәрелмәгән, – диде идарә башлыгы. Компьютер томографиясе куллану нәтиҗәсендә, җиңел формадагы пневмония күрсәткечләрен дә күбрәк ачыклый башлаганнар. Андыйлар 4 тапкыр арткан.

Марина Патяшина әйтүенчә, коронавирус белән авыручылар арасында балалар өлеше аз – 5 процент. Өлкән яшьтәге кешеләрнең саны 24 процентны тәшкил итә.

Һәр белгеч кирәкле

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтүенчә, кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә, республикада инфекция таралуын контрольгә алу мөмкин булган. Дистә меңнән артык медицина хезмәткәре сырхауларны дәвалау өчен җәлеп ителгән. Төп бурыч – кеше гомерен саклап калу. Алда исә пандемия аркасында туктатылган планлы эш режимына кайту, сырхауларга ярдәм күрсәтүне көйләп җибәрү максаты тора.

–  Covid-19 диагнозы булган пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен 15 мең 842 медицина хезмәткәре җәлеп ителде, 8 мең 617се госпитальләр эшен тәэмин итә, 341 ашыгыч медицина ярдәме машинасы йөртүчесе көн саен чакыруларга чыга, – дип аңлатты министр.

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшү өчен федераль бюджеттан 2,7 млрд сум бүлеп бирелгән булган. Бу акча госпитальләрнең тәэмин ителешенә – компьютер томографиясе, ИВЛ (үпкәне ясалма вентиляцияләү) аппараты, «ашыгыч ярдәм» машиналары, шәхси саклану чаралары сатып алуга тотылган. Татарстан бюджетыннан бирелгәне 647 мең сумнан артык.

Садыйков сүзләренә караганда, 9 мең медицина хезмәткәре февраль – июнь айларында 392 миллион сум күләмендә өстәмә түләүләр алган. Апрель – июнь айларында 6 мең медицина хезмәткәре һәм «ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесенә 914 миллион сум акча түләнгән.

Реклама

Инфекция белән бергә ялган хәбәрләр дә «үрчеде». Алар да, вирусның үзе кебек үк, тиз таралды. Марат Садыйков бу урында матбугат чараларына да рәхмәтен әйтте. «Кызыл зона» эшчәнлеге, авыру тарихларын, саклану турында аларда һәрдаим искәртеп торыла.

Коронавирус белән көрәш сугыш кырын хәтерләтә. Ни кызганыч, сугыштан барысы да исән чыгу мөмкин түгел. Хезмәт урыннарында вафат булган табиблар, авыру аркасында вакытсыз китеп барган сырхауларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сүзләренчә, пандемия республиканың сәламәтлек саклау системасы өчен зур сынау булды. «Без һәр белгечнең халыкның сәламәтлеген саклауда никадәр мөһим булуына кабат инандык», – диде ул.

Премьер-министр әйтүенчә, пандемия вакытында төп игътибар коронавируска каршы көрәшкә юнәлде. Хастаханәгә салу – 20, табибка бару  26 процентка кимегән. 1600 кеше тиешле медицина ярдәмен ала алмаган дигән сүз бу. Алексей Песошин бүгеннән планлы медицина ярдәмен күрсәтү эшен җайга салу бурычын куйды.

Диспансеризация турында да онытасы түгел. Алексей Песошин демографик хәле мактанырлык булмаган районнарга күчмә поликлиника хезмәте белән чыгарга тәкъдим итте.

Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы 10 августка файдалануга тапшырылырга тиеш. Коллегиядә шул хакта да билгеле булды.

САН

3 августка караган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирус йоктыруның 30 очрагы теркәлгән. Татарстан буенча коронавирус йоктыруның барлыгы 5694 очрагы расланды. 4565 кеше дәваланып чыккан. Татарстан коронавирус белән авыручылар саны буенча Россия төбәкләре арасында – 81, ә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 14 нче урында тора.

Коронавируска тест-тикшерү уздыру эше белән республикада 19 лаборатория шөгыльләнә, көн саен диярлек 5 мең чамасы проба алына.

Чулпан Гарифуллина

vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: