Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бу сәгатьләрдә Теләчедә 2000-2001 елларда туган үсмерләр арасында волейбол буенча республика беренчелеге ярышлары бара (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бу сәгатьләрдә Теләченең "Батыр" спорт комплексында һәм Теләче урта мәктәбе спорт залында 2000-2001нче елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча республика беренчелеге ярышлары башланып китте. Ярышта кече шәһәрләрдән һәм авыл районнарыннан килгән 19 команда, 200 дән артык яшь спортчы катнаша. Ярышларны ачу тантансында яшь волейболчыларны һәм аларның тренерларын, ТР Волейбол федерациясе...

Бу сәгатьләрдә Теләченең "Батыр" спорт комплексында һәм Теләче урта мәктәбе спорт залында 2000-2001нче елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча республика беренчелеге ярышлары башланып китте. Ярышта кече шәһәрләрдән һәм авыл районнарыннан килгән 19 команда, 200 дән артык яшь спортчы катнаша.

Ярышларны ачу тантансында яшь волейболчыларны һәм аларның тренерларын, ТР Волейбол федерациясе башкарма директоры Мнсур Кәримов, Теләче муниципаль район башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Артем Галеев сәламләде һәм ярышлар башлануы белән котлап, уңышлы, имин бәйгеләр теләделәр.

Парадта Росссия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннарын тыңлаганнан соң, уенчылар ярыш урыннарына озатылдылар. Инде икенче ел рәттән Теләчедә үткәрелүче әлеге ярышлар ике көн дәвамында, 21-22 октябрь көннәрендә үтәчәк.

Хөрмәтле теләчелеләр, районыбыз кунаклары! Сезне әлеге мавыктыргыч уеннарны тамаша кылырга чакырып калабыз. Ял көннәрегез күңелле һәм файдалы үтәр. Составын Лесной, Иске Җөри,Үзәк һәм Теләче мәктәпләре укучылары тәшкил иткән Теләче районы командасы бүген ике уен үткәрәчәк. Теләчелеләр программа нигезендә16.50 сәгатьтә - Зәй һәм 20.10 сәгатьтә Арча районы командалары белән уйнаячак.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев