Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бу сугышның һәрбер көне истә

Бүген Теләче авыл җирлегендә алтмыш биш тыл һәм ике сугыш ветераны яши. 26 март көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре тапшыру тантанасы Теләче урта мәктәбендә узды.

Сугыш чорында иң авыр хезмәт башкаручылар - тыл ветераннары. Менә бүген алар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә ул хатирәләрне кабаттан исләрендә яңарта. Хәбир абый Хәлилов сугыш башланган көнне көтүдә була.
- Без малай-шалайлар сугышның ни икәнен аңламыйбыз, шулай да барыбыз да авылга таба «Сугыш, сугыш!», - дип кычкыра-кычкыра чаптык. Әтине дә сугышка алдылар. 1942 нче елда «үлгән» дигән хәбәре килде.
Оркыя апа Вафина ул мәхшәрле көнне Белорусиянең Могилев шәһәрендә була.
- Апаларга кунакка барган идек. Менә берзаман туплар шартлый, самолётлар бомба яудыра башлады. Җизни безне барыбызны да төяп бер урманга алып барды, шунда бер чокырда озак качып утырганны хәтерлим. Атыш тавышлары тынгач, кире шәһәргә кайттык, анда бөтен нәрсә җимерек. Поездга утырып 13 көн кайттык Казанга.
Әйе, бу көннәр беркайчан да онытылмас… Кемнеңдер әтисе, кемнеңдер абыйсы, туганнары сугыш кырында ятып калган бу сугышның һәрбер көне истә.
Ветераннар арасында сугышта катнашкан Виктор Ширшов та бар иде. Аңа медаль белән истәлекле бүләк тә тапшырылды. Бу көнне күп еллар ВетераннарСоветын җитәкләгән Госман Гарипов өчен икеләтә бәйрәм булды. Анны туган көне белән якынннары, балалары һәм бәйрәмдә катнашкан җитәкчелек котлады.
Ветераннарга медальләрне район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин тапшырды. Соңыннан Теләче урта мәктәбе коллективы концерт программасы белән чыгыш ясады.
Алсу Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев