Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бу юлы җибәр инде...

- Cәгатенә нибары ике чакрым гына арттырганмын бит, инспектор, беренче тапкырга гына җибәр инде... - Юк абый, менә икенче юлы бу ялгышны кабатламаска тырышырсыз, ә тизлекне арттырган өчен 500 сум күләмендә штрафны түлисе була.

ДАИ инспекторларына һәр машина йөртүчедән шундыйрак сүзләр ишетергә туры килә. Һәр очрак буенча аңлату эшләре алып бара, махсус камерага төшерелгән видеоязманы кат-кат шоферларга да күрсәтә алар. Күптән түгел без республика ЮХИДИ идарәсенең Теләче бүлеге җитәкчесе Илнур Кәримуллин һәм административ закончылык башкару инспекторы Ришат Нәзиров белән чираттагы рейдка чыктык. Район халкы бу егетләрне күбесе белеп тә бетерми. Районда ЮХИДИ идарәсенең Теләче бүлеге яңадан торгызылу белән беррәттән, яңа хезмәткәрләр дә килде.
- Атнага дүрт тапкыр рейдларга чыгабыз. Машина йөртүчеләр арасында төрле кагыйдә бозучылар очрый. Тизлекне арттыру, иминиятләштерү полисыннан башка, шулай ук тәрәзәне караңгылатып ягъни тонировка белән, каешны эләктермичә йөрүчеләр - болар кагыйдә бозу очракларының иң ешлары. Шулай ук аек булмаган хәлдә рульгә утыручы шоферлар да очрап тора. Ел башыннан шундый сигез шофер тоткарланды, - ди ЮХИДИ идарәсенең Теләче бүлеге җитәкчесе Илнур Кәримуллин.
Рейд барышында да инспекторлар машина йөртүчеләрне кат-кат тикшерде. Тизлекне арттыру очракларын махсус камера күзәтсә, документларның тәртиптә булуы инспекторлар күзлеге аша уза. Мисалга, Теләченең бер агрофирмасы эш тракторын иминиятләштерү полисыннан башка гына юлга чыгарып җибәргән. Моның өчен 800 сум күләмендә штраф каралган.
- Оешма җитәкчеләре-нә аеруча мөрәҗәгать итәсе килә, язгы кыр эшләре дә озак көттермәс. Шуңа күрә техникаларның барлык таләпләргә туры килүен кайгыртсыннар иде. Ярый ла бер тапкыр штраф түләп кенә котылса, кеше гомеренең куркынычсызлыгын кайгырту да кирәк бит, - ди инспектор Ришат Нәзиров.
Шулай ук бу көнне тәрәзәләрен караң-гылатып йөрүче шоферларга да штраф салды инспекторлар. "Алгы якта урнашкан ян-як тәрәзәләрне караңгылату ярамый", - ди алар.
Штраф күләмнәренә килгәндә, яңа елдан соң алар әлегә үзгәрмәгән. Руль артына аек булмаган хәлдә утырганга 30 мең сум күләмендә штраф түлисе, шулай ук юл йөрү таныклыгын да ел ярымнан алып өч елга кадәр читкә куеп торасы була. Кабат исерек килеш инспекторлар кулына эләксәң 50 мең сум штраф, таныклыксыз рульгә утырган өчен 15 тәүлеккә арест һәм 100-200 сәгатькә кадәр административ эш яный. Күргәнебезчә, кагыйдә бозган өчен катгый чаралар күрелә. Юлда үз иминлегебезне кайгыртып йөрү бары тик үзебездән генә тора. Шуңа да игътибарлы һәм кагыйдәләрдән читкә тайпылмыйча йөрергә язсын.
Лилия Кыямова.
Илнар Ханипов
фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев