Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иң сөендергәне – бушлай туңдырма

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Теләченең ял паркында зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмдә балалар рәсемнәр ясады, спорт уеннарында көч сынашты, үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясады, төрле атракционнарда уйнап күңел ачты.

Бәйрәмнең тантаналы ачылыш өлешенә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов:
- Безнең һәркайсыбыз балачак иленнән. Кем генә булмасын, әнә шул гамьсез, риясыз матур илдән килгән. Күңелгә уелып калган вакыйгаларның да иң истә калганы да шул балачактан. Шуңа күрә нәни дусларыбызга, аеруча сәламәтлекләре чикле булган балаларга, игътибарлы булсак иде. Без - хакимият органнары сезнең өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә әзер. Җәйге, кояшлы, җылы бәйрәм белән, кадерле балалар! - дип белдерде.
Ихлас тәбрикләүләрдән соң ул, район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова белән берлектә 2014-2015 нче уку елында укуда, иҗтимагый тормышта, спортта һәм үзешчән сәнгатьтә югары уңышларга ирешкән укучыларга, аларның укытучыларына һәм әти-әниләренә Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Иртәдән төшкә кадәр дәвам иткән бәйрәм балаларның күңеленә хуш килгәндер диясе килә. Моның өчен районның социаль яклау идарәсе, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, "Олимп" яшьләр үзәге, яшьләр һәм спорт бүлеге, Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, балаларга өстәмә белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре зур тырышлык куйды. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы чарада район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре дә актив катнашты. Быелгы бәйрәм моңарчы күрелмәгәнчә, балаларның, әти-әниләрнең һәм әби-бабайларның күплеге белән аерылып торды. Әлбәттә, балаларны иң сөендергәне - "Олимп" яшьләр үзәге тарафыннан әзерләнгән һәм бәйрәм азагында өләшенгән туңдырма булгандыр.
Фәнил Гаязов,
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X