Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Булганның кадерен белик

Авыл - милли гореф– гадәтләребезне саклап, үткәннәрне барлап, буыннан-буынга җиткерүче, балаларына яшәргә көч биреп, читтә яшәүчеләргә кайтып җирсү хисен басарга ярдәм итүче илһам чыганагы да.

Районыбызда тырыш, булган халкы белән горурланып яшәүче авыллар шактый. Авылны югары дәрәҗәгә күтәрүдән тыш, әнә шул югарылыкта тоту авыл җирлеге башлыкларыннан күп көч таләп итә. Иске Җөри авыл җирлеге үзенең төзеклеге, чисталыгы белән аерылып тора. Биредә заманча социаль объектлар урын алган.

Җирлек авыллары белән бәйле киләчәккә планнар турында Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Рамил улы Мараков сөйләде:

- Авыллардагы балалар мәйданчыгындагы уен җиһазлары санын арттырырга теләк бар. Күбрәк балаларга уйнарга мөмкинлек туачак. Шунысы куанычлы, җирлегебездә балалар туып тора, яшь гаиләләр күп. Орымширмә авылында спорт мәйданчыгы төзелсә яхшы булыр иде. Үз алдыбызга авылларны тагын да төзекләндерү, чистарту бурычы куябыз. Бүген яхшы тормышта яшибез, ләкин кеше хәрчак яхшыга омтылырга тиеш. Алга таба зиратларны да тәртипкә китерергә телибез. Су системасын яңарту сорала, су башняларын карап тора торган аерым оешма булса да яхшы булыр иде. Еш ватыла, су проблемасын хәл итү өчен экскаватор кирәк була, аны чакыртырга кирәк, үзебездә юк. Республика, федераль, үзарасалым программалары эшләп торганда, үзебезнең куйган максатларга ирешербез дип ышанабыз. Җирлек халкы тулы канлы тормыш белән дус-тату һәм бердәм булып гомер итә. Үзарасалым акчасын да үзләре аңлап тапшыралар. Моның өчен аларга рәхмәт. Бердәмлек, тупланганлык җирлегебезнең елдан-ел үсүенә, матураюына этәргеч бирә.

ТУЛЫ ӘҢГӘМӘНЕ "ТЕЛӘЧЕ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫЙ АЛАСЫЗ (№79, 20 октябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев