Бурдан кала, уттан калмый
Җәйнең бер көне Олы Мәтәскә авыл җирлегенә кергән Ямбулат авылында яшәүче Насыровлар һәм Валиулллинар гаиләсенә зур хәсрәт алып килде.
Көндезге икеләрдән соң күршеләрдән чыккан янгында Энже, Фәнил абыйларның хуҗалыгыннан берни калмый. Тырыш Насыровлар гаиләсенең гомер буе бөртекләп җыйган әйберләреннән бары янган, көйгән агач, тимер өеме генә кала. Көзгә аяк атлаганда өсләренә кигән бер кат күлмәктән урамда калалар. Аллаһы Тәгалә үзенең яраткан кешеләренә сынау бирермен дигән. Әлеге гаиләне язмыш инде сынаган була. Гаиләдә 27 яшьлек мөмкинлеге чикле бала тәрбияләнә. Өйдә генә тора, җилдән, тавыштан, һәр нәрсәгә куркып караучы кыз ул.
Гомер буе балаларга белем, тәрбия биргән беренче хәрефләрне язарга өйрәткән Энже апа бүген авыл китапханәсендә эшли. Эшкә чыгып киткән Энже апа төтен, янгын күреп өенә йөгереп кайта. Энже апа үзенең олы яшьтәге кайнанасы Дания апаны, авыру кызын алып чыгу уе белән йортка йөгерә. Кызын, әниләрен бик зур газаплар белән алып чыгалар. Кыз чыкмаска талпына. Энже апа бу минутларда ничек тә аларны коткарырга дип азаплана, кулына бары документлар салынган тартманы гына эләктереп алырга өлгерә. Күпләп мал-туар асраган гаиләнең малларын коткарып кала алалар. Җәй буе әзерләгән печән, ашлык та көлгә өйләнә. Суелган 70 бройлер чебие дә суыткычта дөрләп яна. Бүген әлеге гаиләнең маллары туганнарында, күршеләрендә торып тора.
Без барган көнне Фәнил абый тактадан гына терлекләргә сарай кора иде. Бөртекләп җыйган инструментларны, түбә калайларын, металлоломга алып китү өчен КамАЗ машинасына төйи иделәр.
Өч көн эчендә бар янган әйберне җыештырып түккәннәр. Авылдашлары янган гаиләләргә битараф калмаган. Яшьләр, өлкәннәр дә, үзләренең тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, Насыровлар, Валиуллиннар гаиләсенә ярдәм итә. Энже, Фәнил абыйлар хуҗалыгында яңа йортка нигез салу өчен бәрәңгене казып алалар. “Коткарып калып булмады шул, мин кайтып җиткәндә ут чорнап алган иде, җиле дә безнең якка булды шул”, - диде сабыр гына әле дә йөрәге янган йорт хуҗасы Фәнил абый.
Рәсүлә, Рамил абый Валиуллиннарның гаражлары, сарайлары һәм йортларының верандасы янган, берничә тәрәзәләре эреп төшкән. Түбәгә сиптергән судан, заманча итеп эшләнгән түшәмнәр бозылган. Рәсүлә апа бу көнне кыяр тозлый, ашарга әзерли. “Әни, нәрсәдер шартлады”, дип балалар әйткәч, урамга чыга. Гараж сарайлар янына килеп тә булмый. Үзенең пешкәнен дә сизмичә өйгә кереп документларын, акча карталарын алып чыга. Әни, янасың, кермә дигәнне бу минутларда ул ишетми дә, кулына документларын алып, тәрәзәдән сикерә. Узган ел гына заманча итеп эшләнгән веранда, шундагы гардеробта сакланган гаиләнең кышкы, язгы, гомумән, бар кием-салымы, стенкада посуда, яңа савыт-саба, суыткыч тулы ит - барысы да яна. Гараж эчендәге инструментларны да янгын аямый. Улы Алмаз белән Рамил абыйның гомер буе җыйган байлыклары юкка чыга. Сарайдан малларны чыгарып өлгерсәләр дә, кош-корт тереләй янып үлә.
- Ярый, сарай чормасыннан печәнне ашатып бетергән идек, шулай булмаса өйсез дә кала идек. Безнең әле торырга йортыбыз калды, терәлеп торган күршебез Насыровлар бөтенләй урамда калды, аларның хәле бигрәк тә авыр. Түбәләребез генә аерым булды, табыныбыз уртак иде. Туганыбыз кебек бик якын булдылар, бик яхшы, кешелекле, тырыш, уңган, булган гаилә. Ходайның хикмәте дими ни дисең, Изгеләр чишмәсеннән су салып алып кайткан пластик савытка гына берни булмаган. Шуның янындагы пластик савытлар эрегән, ә моның тоткычына да зыян килмәгән, - диде күз яшьләре аша Рәсүлә апа.
Рамил абыйның хуҗалыгында янгында пешкән песи елап йөри. Энже, Фәнил абыйларның янгында бердәнбер зыян күрмәгән капкасы гына моңсу утыра. Гөрләп торган, капка төпләре шау чәчәккә күмелгән йорттан, каралты-курадан бүген берни калмаган. Дус, тату гомер иткән күршеләрне уртак борчу янә берләштергән. Йорты янып, бер кат күлмәк белән урамда калган Энже ханым:
- Сабыр итәргә кирәк, бернишләп тә булмый, түзик, Ходайның рәхмәте белән тормышларыбыз тагы жайланыр, - дип күршесен тынычландыра.
Хәләл көчләре белән матур итеп тормышларын корыган әлеге гаиләләргә кабат хуҗалыкларын торгызырга Ходай үзе ярдәм итсен иде. Ямбулат авылы халкы әлегә аларга иң кирәкле әйберләрне җыеп биргән. Янәшәбездә кеше кайгысына битараф булмаучылар бик күп. Хәлебездән килгәнчә булышсак иде. Бүген йортсыз калган Насыровлар, гараж, сарайлары янган Валиуллиннар гаиләсе өчен 100 сум акча да бик зур ярдәм. Тамчыдан күл җыела диләр. Безнең ярдәм, үзләренең тырышлыклары белән салкын кышка кергәндә Энже, Фәнил абыйлар йортлы булып, терлекләренә сарай торгыза алсыннар иде. Валиуллиннар, Насыровлар гаиләсе бу авыр кайгыны күтәрешкән, үзләрен куркыныч астына куеп янгын сүндерешкән авыл халкына, район җитәкчеләренә, яшьләргә олы рәхмәтле.
- “Таң” ширкәте җитәкчесе Атоулло Касимовка, җирлек башлыгыбыз Миннәхмәт Валиуллинга, авыл фельдшерына, ашыгыч ярдәм бүлегенә һәм башкаларга олы рәхмәтлебез. Янәшәбездә олы йөрәкле кешеләр бик күп икән, менә шундый авыр вакытларда шулар безгә таяныч була, - диде алар.
- Дөнья имансыз диләр, иманлы кешеләр күп икән. Янган 70 чебием урынына да чеби китереп бирделәр, эш башларга банк картасына игелекле кешеләр акча салалар. Рәхмәтебез чиксез, - диде Энже апа.
Бурдан кала, уттан калмый диюләре менә шушы була инде. Мондый борчу безгә килмәс дип әйтеп булмый. Әлеге гаиләләргә Ходай сабырлык биреп, элеккесенә караганда да тормышларын матур итеп төзесеннәр иде дип кенә телисе килә. Аларны йортлы, каралты-куралы итүдә без дә үз өлешебезне кертә алабыз.
89083337507 - Ак барс банк Насирова Эндже Масгутовна;
2202201523932586 - Сбербанк, Насиров Наил Фанилевич
4817 7602 1225 2765 - Сбербанк, Валиуллин Алмаз Рамилевич
2200 5301 3098 0493 - Ак барс банк, Гайнутдинова Алина Рамилевна
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев