Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Быел Татарстаннан 90 инвалид гаиләсен торак белән тәэмин итәчәкләр

Республикада сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле затларның торак проблемалары ике программа ярдәмендә хәл ителә.

Бүгенге көндә торак өчен чиратта сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 1222 татарстанлы тора. Бу хакта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казандагы матбугат конференциясендә хәбәр итте.

"Бу 2005 елга кадәр чиратка баскан кешеләр өчен федераль программа. Федераль бюджет акчалары быел инвалидлар булган 90 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Киләсе елга без, шулай ук, гариза бирдек һәм Россия Федерациясе бюджетында тиешле язма бар. Моннан тыш, инвалид балаларның бик катлаулы авырулары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча тагын бер программа гамәлдә», - дип сөйләде министр.

Икенче программага акча республика бюджетыннан бүленә, ел саен финанслау 50 млн сум чамасы тәшкил итә. Чират ике программа буенча да муниципаль дәрәҗәдә торак сәясәте бүлекләре тарафыннан формалаша. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле затлар чиратына кую өчен яшәү урыны буенча башкарма комитетның тиешле бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X