Бәйрәм котлавы
Хөрмәтле Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләр, хезмәт иткән райондашларыбыз.
Россия Федерациясенең Хәрби-Диңгез флоты көне уңаеннан чын күңелемнән чыккан ихлас котлау сүзләремне кабул итегез! Бу көнне Ватаныбызның иксез-чиксез диңгез киңлекләрендә халкыбызның иминлеген, Ватаныбыз чикләрен намус белән сакта тотучы, бүген флотта хезмәт итүче диңгезчеләрне, судно төзүчеләрне һәм аларны ремонтлаучыларны искә алабыз.
Хәрби-Диңгез флоты гомер-гомергә Россия иминлеген ныгытуга, аның бөек диңгез державасы буларак абруен күтәрүгә хезмәт итте. Бу искиткеч матур бәйрәм барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, үзегезгә һәм гаиләгезгә муллык, тынычлык һәм тотрыклылык, ветераннарга - озын гомер, ә яшьләргә - флотның данлы традицияләрен дәвам итүләрен, Ватаныбызның диңгез чикләрен саклау һәм яклауда уңышлар телим.
Нәҗип Хаҗипов Теләче муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев