Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җан азыгы өләшүчеләр

Мәдәниятсез, мәгърифәтсез тормышны, яшәешне күз алдына да китереп булмый. Мәдәният - ул ата-бабаларыбыздан калган олы мирас -хәзинә. Ул элек-электән кешеләргә рухи азык биргән, тәрбияләгән. Районыбыз мәдәният хезмәткәрләренә әлеге мирасны кадерләп саклау, аны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерү бурычы йөкләнгән.

Элек-электән җыр-биюне юлдаш иткән районыбыз үзешчәннәре төрле сәнгать бәйгеләрендә, фестивальләрдә актив катнашалар, алдынгы урыннарны яулыйлар, мактаулы исемнәргә лаек булалар. Районда нинди генә мәдәни чара үтмәсен, алар сәхнә күрке. "Мизгел", "Нур" вокаль ансамбльләре, "Сударушка", "Агыйдел" фольклор ансамбльләре (җитәкчесе Әлфия Поташова), "Умырзая" (җитәкчесе Фәнил Миннекәев), "Балкыш"(җитәкчесе - Ландыш Нигъмәтҗанова), "Сюрприз" (җитәкчесе Зилә Баева) бию төркемнәре шундыйлардан.
2014 ел - Россиядә мәдәният һәм сәнгать елы буларак безнең өчен аеруча җаваплы ел булды. Тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташучы, табигатьнең гүзәл почмагында узучы халкыбызның олугъ бәйрәме - Теләче Сабантуен узган ел республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Мәскәүдән, илебезнең башка төбәкләреннән килгән мәртәбәле кунаклар да тамаша кылды. Сабантуйның ачылыш өлешен ел саен матур һәм кабатланмас итеп үткәрергә тырышабыз. Районыбыз үзешчәннәре өч ел рәттән Әстерханда, Казанда үткән Сабантуйларда катнашып, милләттәшләребезне матур чыгышлары белән сөендерделәр.
Районда Халык, Яшь тамашачылар, Балалар курчак театрлары эшләп килә. Узган ел Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче Балалар курчак театры республика Мәдәният министрлыгының грантына ия булды. Декабрь аенда районыбызның «Хыялыйлар» командасы Казанда узган Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесендә финал уеннарында катнашып, өченче урынга лаек булды. Аларга алдагы уеннарда уңышлар һәм бердәмлек теләп калам.
Түбән Саурыш авылында республика программасы нигезендә бер түбә астына кертеп төзелгән клуб һәм башлангыч мәктәп бинасы, капиталь ремонт үткәрелгән Алан, Теләче авылы мәдәният йортлары мәдәният хезмәткәрләренә генә түгел, халыкка да зур куаныч китергәндер. Акрынлап булса да, районда халыкка җан азыгы алыр өчен уңай шартлар тудырыла бара. Моның өчен без муниципаль район башлыгы Илдус Зариповка чиксез рәхмәтле. Хәзер мәдәният хезмәткәрләре җылы, якты, матур биналарда халыкка хезмәт күрсәтә. Узган ел район Сәнгать мәктәбенә тынлы уен кораллары кайтару да әһәмиятле вакыйга булды. Биредә оркестр булдырылып, аның уңышлы эшләп китәчәгенә ышанычыбыз зур.
2015 ел - Россиядә Әдәбият елы буларак үтәчәк. Әлеге уңайдан район мәдәният йортында якташ язучылар белән очрашу үткәрелде. Район китапханәләр челтәре директоры Ризидә Дәүлиева җитәкчелегендә үткәрелгән җылы, матур кичәнең дәвамын без җирле клуб-берләшмәләрдә көтәбез. Әдәбият елында үз туган телебезне, тарихыбызны, әдәбиятыбызны, мәдәниятыбызны тагын да тирәнрәк үзләштерергә бурычлыбыз. "Һәр китапны - үз укучысына" дигән сүзләр безнең көндәлек девизга әйләнергә тиеш. Моннан тыш, быел безнең хезмәткәрләр алдында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында "Җиңүгә илткән юллар" сәнгать фестивален оешкан төстә һәм лаеклы итеп уздыру, җәен Казанда үтәчәк Су спорты төрләре буенча дөнья беренчелеге чараларында уңышлы чыгыш ясау бурычы тора.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Бу матур язгы бәйрәм көне һәркайсыбызны яңа иҗади башлангычларга рухландырсын. Без сезнең белән милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны барлап, аларны киләчәк буыннарга тапшырып, изге гамәл кылабыз. Һәрвакыт эшебезгә тугры калып, югары һөнәри осталыкка омтылыйк! Сезгә бетмәс-төкәнмәс иҗади дәрт, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим.
Даут Ихсанов,
район мәдәният бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев