Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Чәчәсе генә түгел, үстерәсе дә бар

28 апрель көнне ачык типтагы "Теләчегрохимсервис" акционерлык җәмгыятендә сиптерү җайланмалары парады булып үтте. Бәйге формасында узган әлеге чарада сиптерү җайланмаларның төзеклеге, көйләнеше белән беррәттән, механизаторларның да җәйге кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.

Бу очракта механизаторның медицина тикшеренүе үтү-үтмәве, индивидуаль саклану чаралары, аптечка булу-булмавы кебек таләпләр күздә тотыла. Сиптерү җайланмаларын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән "Россельхозцентр" үзә-ге белгечләре карап бәя бирде. 60 бал мөмкинлек белән, 58 бал җыеп, җаваплы-лыгы чикләнгән "Нирус" ширкәтенең сиптерү җайланмасы беренче урынга чыкты. Икенче урынга - 57 бал белән "Игенче" ширкәте, өченче урынга 56 бал туплаган "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Олы Мишә бүлекчәсе белән ачык типтагы "Теләчеагрохимсервис" акционерлык җәмгыя-те сиптергечләре лаек булды. Алдынгы урыннарны яулаган механизаторлар, елдагыча, Теләче Сабантуеда бүләкләнәчәк. Моның өчен район хакимияте тарафыннан приз фонды булдырылачак. Бәйгенең нәтиҗә ясау өлешендә басудагы эшне ике сменада оештыру бурычы куелды. Шулай ук хезмәтне саклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирү кирәклеге ассызыкланды.
- Корткыч бөҗәкләргә, солыча кебек әрсез чүп үләннәренә, авыруларга каршы химик препаратлар сиптерүне дә - җир эшкәртү, тырмалау, чәчү, тамырдан тукландыру кебек эшләр белән янәшә куярга кирәк. Иген иккәндә бер генә фактор тиешенчә үтәлмәсен, куйган хезмәтләребез юкка чыгачак. Иген уңышының язмышы сезнең кулда! - дип ассызыклады нәтиҗә ясаганда район башлыгы Илдус Зарипов.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев