Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Чебешләрне көзен санаячакбыз

Бүген, ягъни 18 июнь көнне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында чәчүлекләр кабул ителде. 

 

 

 

Чара барышында чәчү, игеннәрне тәрбияләү эшеннән тыш, чәчү әйләнешендә  файдалы маддәләргә бай күпъеллык үләннәр, зур табыш китерә торган техник культуралар белән эшләүгә дә зур игътибар бирү кирәклеге турында да әйтелде. Люцерна, клевер, рапс ише культуралар белгечләр тарафыннан “бушлай ашлама” дип йөртелә. Алардан соң игелгән культураларның уңышы бермә-бер югары була ди. Болары - чәчүлекләрне кабул итү барышында ишетелгән фикерләрнең кайберләре генә. Тормышның үзе тарафыннан кат-кат  расланган әлегедәй фикерләр белән чара барышында еш очрашырга туры килде.

  • Тулаем алганда, иген игү технологиясен җиренә җиткереп үтәгәндә, мул уңышка өмет итеп була. Без моны җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Игенче” һәм “Агролак” ширкәтләре басуларында күрдек. Шулай ук җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан”, “Теләче Агро” ширкәтләрендә, “Баландыш” кооперативында да кайбер басуларның торышы бары мактауга лаек. Хезмәтеңне куйсаң, акчаңны кызганмасаң, матур нәтиҗәгә ирешергә була. Ә соңгы бәяне без көзен генә куя алачакбыз. Мәгълүм әйтемдәгечә, чебешләрне көзен санаячакбыз, - дип белдерде чара барышында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов.

Районыбыз хуҗалыкларында чәчүлекләрне кабул итү чарасы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев