Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Челләдә терлекләрне судан өзмәү шарт

Кичә җаваплылыгы чикләнгән Алан авылы мәдәният йортында терлекчелек өлкәсендә дүрт айлык эш күрсәткечләренә нәтиҗә ясалган киңәшмә булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре һәм икътисадчылар чакырулы иде.  

Киңәшмәдә тәгаенләнгән темаларны яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов тирән анализлы чыгыш ясады. Җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Сәйдәш Дәүләтшин, аның урынбасары Алмаз Фәсхетдинов, ширкәтнең баш зоотехнигы Айдар Кәримовларның да чыгышы киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан зур кызыксыну белән тыңланды. 

Апрель аенда күмәк хуҗалыклар арасында терлекчелек өлкәсендә үткәрелгән рейтингта әлеге ширкәт беренче урынга чыкты. Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ширкәт җитәкчесе Сәйдәш Дәүләтшинга мактаулы күчмә приз - ат сынын тапшырды. Икенче һәм өченче урыннарда җаваплылыклары чикләнгән “Агролак” һәм “Чулпан” ширкәтләре терлекчеләре.

Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты. Аның тарафыннан язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыгу, кичекмәстән игеннәрне тәрбияли башлау, терлек азыгы әзерләү комбайннарын ремонтлап әзерлек сызыгына бастыру бурычы куелды. “Шул ук вакытта кыр эшләре белән беррәттән, терлекчелекне дә онытырга ярамый. Челлә көннәрдә терлекләрне судан өзмәү шарт. Узган ел сусызлыктан тилмергән терлекләрне дә күрергә туры килде” - диде ул бу хакта ассызыклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X