Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Чүплекләрнең урыны булырга тиешме?!

Авыл җирлегендә яшәүченең мөрәҗәгате нигезендә Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге биләмәсендәге чүплекләр прокурор тикшерүләренә нигез булды.

Тикшерү барышында әлеге зар расланды. Төрек-Тәмте авылы биләмәсендә дүрт урында рөхсәтсез көнкүреш калдыклары ташлау урыны табылды. Кеше хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, санкцияләнмәгән көнкүреш калдыклар чүплеген Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге тарафыннан бетерү турында дәгъва гаризасы судка җибәрелде. Район прокуратурасының таләпләре суд тарафыннан канәгатьләндерелде. Җавап бирүче, суд карары белән килешмичә, аңа апелляция тәртибендә шикаять юнәлтте. Татарстан Республикасы Югары суды район судының карарын үзгәрешсез, ә җавап бирүче вәкиленең апелляция шикаятен канәгатьләндермичә калдырды, чөнки “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль канунда каралганча, җирлекнең муниципаль милкендәге мөлкәтне, санкцияләнмәгән чүплекләр булган җир биләмәләрен файдалану һәм аларны тәртиптә тоту өчен җирле үзидарә вазыйфаи затларына йөкләнгән.

Нурия Сабирҗанова, район прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев