Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Дагалардан очкын чәчелә

Сабантуйлар җитә. Теләче Сабантуен атлар ярышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Ул бездә елның-елында зурдан кубып уздырыла. Чөнки моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Нәкъ менә Сабантуй мәйданы янәшәсендә генә чабыш атлары үрчетүче фермер Сәгыйть Гыйниятуллинның бер дигән ипподромы бар. Сабантуйлар якынлашкан бу көннәрдә без аның белән әңгәмә корып...

Баксаң, Сәгыйть атлары өчен ярышлар күптән башланган икән инде. Аның атлары Казан ипподромында һәр җомга саен үткәрелә торган ярышларда зур җиңүләр яуларга өлгергән. Мәсәлән, 1 май көнне гарәп токымлы атлар арасында үткәрелгән бәйгедә "Палм" кушаматлы ат (җайдагы Фирзәр Гыйниятуллин) беренче урынны яуласа, "Плезара" кушаматлысы (җайдагы Ренат Шәйхетдинов) финишка өченче булып килгән. Аның каравы, "Плезара" (җайдагы Фирзәр Гыйниятуллин) 15 май көнне үткәрелгән ярышта 3 яшьлек бияләр арасында беренче урынга чыга. 2 яшьлек бияләр арасында көч сынашкан "Аманта" кушаматлы атка да (җайдагы Фирзәр Гыйниятуллин) тиңнәр булмый. Ике яшьлек айгырлар арасында "Паша" кушаматлы ат (җайдагы Фирзәр Гыйниятуллин) өченче урынга лаек була. 22 май көнне үткәрелгән чабышта да Сәгыйть атлары сынатмый. Ике яшьлек чиста токымлы атлар арасында "Пифагора" кушаматлы ат (җайдагы Фирзәр Гыйниятуллин) - беренче, "Пальбина" кушаматлы ат (җайдагы Фирзәр Гыйниятуллин) финишка икенче булып килә. 29 май көнне үткәрелгән ярышларда да "Плезара" кушаматлы атка (җайдагы Фирзәр Гыйниятуллин) тиңнәр булмый. Өч яшьлек гарәп токымлы атлар арасында узган чабышта финишка беренче булып килә.
- Сәгыйть абый, ипподромда узучы ярышларга атларыгызны кемнәр әзерли?
- Улларым Илдар белән Фирзәр һәм ат җанлы дустыбыз Ринат Шәйхетдинов әзерли. Берочтан улларым үзләрен формада тотар өчен татарча көрәш белән шөгыльләнергә, осталыкларын арттырырга да вакыт табалар. Чабышкы атларны май башыннан, сентябрь азагына кадәр ипподромда тотачакбыз. Ипподромда чаптыру өчен быел 12 ат әзерләдек. Ике улым да ипподром кунакханәсендә яши, атларны тәрбиялиләр, шунда үзләрен ярышларга да әзерлиләр. Быелгы сезонның соңгы ярышы 26 сентябрьдә узачак.
(Ахыры 3нче биттә).
(Ахыры. Башы 1нче биттә).
Шуңа кадәр биредә һәр җомгада көндезге бердән кичке дүрткә-бишкә кадәр ат ярышлары узачак. Атлар узышын күзәтергә яраткан райондашларыбызны шунда чакырам. Ат чабышлары күңелле үтә, килегез, үкенмәссез.
- Ипподромдагы атларыгызны Теләче Сабантуена алып кайтачаксызмы?
- Юк.
- Пониларны чабышка чыгарасызмы?
- Унысын чабыштырыр идем, ләкин ат менеп чабарлык малайлар юк. 40-50 килограммлы атларга зурларны утыртып булмый бит.
- Соңгы көннәрдә газетабызда даими чыгып килүче "Халык авазы" рубрикасына "Теләче Сабантуенда авыл атларын чиста токымлы атлар белән ярыштыралар" диелгән "аваз" килгән иде. Сәгыйть абый, әлеге "аваз" уңаеннан да фикерегезне ишетәсе килә.
- Ипподромдагы ярышларга атларны фәкать паспорт нигезендә генә кертәләр. Әлбәттә, мондый тәртипне Сабантуйларда саклап булмый. Авыл атларының кайсының паспорты бар икән?! Чыннан да Теләче Сабантуенда гади токымлы атлар чиста токымлы атлар белән ярыша. Чөнки ярышка алдан әзерләнгән атлар формада була, аларның гади атмы, чиста токымлымы икәнен аеру авыр. Белүемчә, авылда да гади токымлы атлар юк дәрәҗәсендә. Аларның һәркайсының нәселендә әтисеме, әнисеме ягыннан чабыш аты бар. Арада миннән сатып алганнары да байтак. Моннан унбиш-егерме еллар элек Илдус Зәйнетдинов Ленин исемендәге тәҗрибә җитештерү хуҗалыгын җитәкләгәндә чиста токымлы атлар булдырган иде. Бүген Сабантуйларда аларның балалары, оныклары чаба. Ленин исемендәге хуҗалык та (хәзерге "Сөт иле-Теләче" агрофирмасының "Мишә" бүлекчәсе) гомер-гомергә чиста токымлы атлар чаптырды. Элек тавышка керсәләр дә, хәзер бу мәсьәләдә ипподромда да вакланмыйлар. Чабыш гадел булсын дисәң, иң элек үз атыңның паспорты булырга тиеш. Кешеләр күңелендә ризасызлык тумасын, аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, минемчә, җайдакларның үзләренә дистанцияне сайлау мөмкинлеге тудырырга кирәк. Мәсәлән, 1200, 1600 яки 2400 метрга. Бу очракта нинди арага чабасын җайдак үзе хәл итәчәк.
- Атларыгыз үрчем бирәләрме, сатыламы?
- Быел нәселле атлар үрчетүче хуҗалык икәнебезне раслаучы документка - сертификатка ия булдык. 2015 ел безнең өчен уңышлы бара. Чөнки атларыбыз ипподромда узган ярышларда җиңеп баралар, 20 биядән 20 колын алдык, атларыбызга да ихтыяҗ зур.
- Сәгыйть абый, сез танылган фермер, нәселле атлар хуҗасы гына түгел, районыбызның, республикабызның элеккеге танылган көрәшчесе дә бит әле.
- Бүген икеләтә шатлыклы хисләр кичерәм. Беренчедән, ат ярышларын түземсезләнеп көтеп алсам, икенчедән, мәйданда батырларның көрәшүен күреп күңелгә рәхәтлек алам. Сабантуйларда бил алышкан, мәйдан тоткан кеше буларак миңа шуннан да кадерлесе юк. Өстәвенә, мәйданда улларым Илдар белән Фирзәр көрәшә. Үзем аркан тотышып көрәшүгә өстенлек бирәм. Алай иткәндә төрле гайбәтләргә, үпкә сүзләренә урын калмый. Җиңелгәннәр дә җиңелү ачысын тыныч кына үткәрә белсен иде. Чит районнан килеп көрәшүчеләргә чикләүләр куюны да аңламыйм. Көрәшкә һәркем тигез шартларда кабул ителергә тиеш.
Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев