Дәүләт ярдәме белән
Бу көннәрдә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте республика программасы нигезендә 100 баш танага ия булды.
Ширкәт җитәкчесе Сәйдәш Дәүләтшин әйтүенчә, терлек сатып алганда киткән чыгымнарның 80%ын дәүләт, 20%ын ширкәт үзе күтәрәчәк. Быел октябрь, ноябрь һәм декабрь айларында бозаулаячак таналар Киров өлкәсенең Киров районы “Адышево” хуҗалыгыннан кайтарылган. Әлегә таналар Күкчә терлекләр симертү фермасына бер айлык карантинга урнаштырылган. Алга таба алар Алан һәм Балыклы авыллары товарлыклы-сөтчелек фермаларында хезмәт куючы савымчылар карамагына тапшырылачак. Кем әйтмешли, иш янына куш булачаклар.
Сатып алынган таналарның уртача авырлыгы 530 килограмм тәшкил итә. Алга таба мәгълүм программа нигезендә җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Агролак” ширкәтләренә - 100, җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтенә - 50 баш тана кайтарылачак. Ферма биләмәсендә йөргән чакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов:
- Районыбыз хуҗалыкларына дәүләт ярдәме белән кайтарылган таналар көтүлектә югалып бетмәсен иде. Аларны аерым төркемнәргә бүлеп, иң булдыклы, үз эшенең остасы булган савымчыларга бирү отышлы булачак. Кайтарылган таналар хисабына савым сыерларының баш саннарын арттыру да зарур. Тана сатып алдым дип, элеккегеләрен ашыга-ашыга иткә җибәрү шулай ук егетлек түгел. Сүз дә юк, читтән таналар сатып алу, кан яңарту эше кирәкле гамәл. Әмма үзебезнең хуҗалыкларга да кичекмәстән тана хәзерләп сату эшен җайга салу шарт. Бу икътисадый яктан бик отышлы алым, - дип ассызыклап үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев