Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Дөньядагы һәр яңалык ни өчен коронавируска барып тоташа?

Бүген дөньядагы кайсы гына яңалыкка кагылма, барысы да коронавируска барып тоташа.

Табибларның бу чирне күпчелек кешенең сизми дә үткәреп җибәрәчәген, бик зәгыйфьләрнең генә үләчәген искәртүенә карамастан, яңа вирус өянәге планетаның бар почмакларында паника уята, мәгълүмат кырын имеш-мимешләр белән тутыра, финанс базарларын әйләндереп каплый, капитализм өчен ят булган «дефицит» дигән әйберне алгы планга чыгара. Совет чорында ук әйтәләр иде бит әле: «Япон телендә дефицит дигән сүзнең тәрҗемәсе юк, японнарга дефицитның ни икәнен аңлатып булмый», – дип. Соңгы көннәрдә японнар медицина битлекләре кытлыгыннан интегә икән.

Алар, чынлап та, дефицит, чөнки битлекнең 80 процентын Кытайдан сатып алганнар. Хәзер битлекләр Кытайның үзендә җитешми, шуңа японнарга сатмыйлар да. Кояш чыгышы илендә кемнәрдер, медицина битлекләре белән бәдрәф кәгазе бер үк материалдан эшләнә, дигән сүз тараткан. Японнар шунда ук кибетләргә чапкан һәм барлык кәгазьне сатып алып бетергән. Илнең премьер-министры, махсус чыгыш ясап, бәдрәф кәгазенең кирәгеннән күпкә артык җитештерелүен аңлатса да, үткән җомгадан башлап өянәк бетми, дефицит үз көчендә кала, ди. Димәк, коронавирус япон телен яңа бер сүзгә баетачак.

Италиядә вирус 52 кешене алып китте. АКШта аның таралуы Трампны борчуга салды. Ул, фармацевтика компанияләре җитәкчеләрен җыеп, куркыныч чиргә каршы вакцина ясауны тизләтергә чакырды. Трамп җыйган белгечләр бу эш өчен унсигез айлап вакыт кирәк булачагын әйтте. Ни өчендер вируска каршы дару ясау турында уйламыйлар, вакцина белән мавыгалар. Гриппка каршы вакциналар буа буарлык, тик әле берсенең дә чиргә киртә булганы юк.

Коронавирус сәламәтлектән бигрәк икътисадка күбрәк зыян сала. Менә «Немец дулкыны» радиосы илдәге кешеләрнең 60 – 70 проценты вирусны йоктырачагын фаразлый һәм «Кытайдагы кебек карантин кертеләчәкме?» дигән сорауга җавап эзли. Немец Констиуциясендә гражданнарның хәрәкәт иреге гарантияләнгән икән, әмма чир көчәйсә, чикләүләр булачак, диләр юристлар. Европаның иң зур икътисадында карантин кертелсә, финанс мәтәлчегенең чираттагысын көтәргә туры килчәк.

Коронавирус АКШта тискәре процент ставкалары кертәчәк, дип шаулый яңалык тасмалары. Туроператорлар бүген үк югалту артыннан югалту кичерә. Россиядәге туризм индустриясе 27 миллиард сумлык зыян күргән икән инде. Хәер, мондый саннар клавиатурага басканчы ук искерә. Яңа кәттәрәк мәгълүматлар пәйда була.

Согуд Гарәбстаны нефть чыгаруны киметүнең яңа саннарын игълан итә әнә. 1,2 миллион баррельне кисмәкчеләр. Бу хәбәр нефть бәясен җиңелчә генә өскә чөйде. Мөгаен, бәя күтәрелү озакка бармас, чөнки игълан ителгән сан инде чынбарлыктагы кимүгә туры килә, ди. Бу ил үз өлешенә туры килгән баррельләрне күптән чыгармый инде. Россия дә Кытайга нефть сатуны февральдә 35,4 процентка киметкән. Шулай булгач, ОПЕК+ килешүе ул фактны кәгазьгә язып кую гына булыр.

Рәшит Фәтхрахманов

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев