Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Электрон җиһазда сайлыйлар

Кече Кибәхуҗа авылында урнашкан 2688нче номерлы сайлау комиссиясе участогы, башка участокларда аермалы, биредә халык ТР Президентын электрон ысул белән сайлый. Электрон ысул белән сайлау участоклары Теләче районында нибары бишәү, алар Айдар, Алан, Кече Кибәхуҗа, Максабаш һәм Орымширмә сайлау участокларында

«Әлеге ысул инде район халык өчен яңалык түгел. Бишенче ел рәттә шулай эшлибез. Хәзер авыл халкы ияләнеп бетте. Бу бик тә уңайлы сайлау ысулы дип саныйм". - диде безгә 2688нче номерлы сайлау комиссиясе рәисе Гөлфия Шәйхетдинова. Ә сайлау вакытында кыенлыклар чыкмасын өчен сайларга килүчеләр башта өйрәнү өчен куелган аппаратта тренировка ясап. Үзләрен сынап карый ала. Тренировка ясагач, чын сайлауга да күчергә була. Эшне башкаргач, сайлаучыларны тагын бер күңелле чара көтә. Биредә халыкны яңа пешкән коймак һәм кайнар чәй белән сыйлыйлар. Авыл халкы сайлауларда аеруча актив, Кече Кибәхуҗада да инде төшкә кадәр күпчелек сайлаучы участокларга килеп үз тавышын бирергә өлгергән. Кече Кибәхуҗада урнашкан сайлау участогында бу көнне 420 кеше тавыш бирер дип көтелә, сайлаучылар һичшиксез 100 процент булыр дип ышана комиссия әгъзалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев