“Энергосбыт” оешмасы җитәкчесе Данил Мөхәммәт улы Фазлыев белән бәйрәм алды әңгәмәсе

Берничә көннән районыбыз энергетиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Әлеге бәйрәм район электр челтәре коллективы белән "Энергосбыт" оешмасының уртак бәйрәме. Шушы уңайдан без "Энергосбыт" оешмасы җитәкчесе Данил Мөхәммәт улы Фазлыев белән бәйрәм алды әңгәмәсе корып алдык. - Данил Мөхәммәтович, сезне һәм сез җитәк-ләгән коллективны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән...
Берничә көннән районыбыз энергетиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Әлеге бәйрәм район электр челтәре коллективы белән "Энергосбыт" оешмасының уртак бәйрәме. Шушы уңайдан без "Энергосбыт" оешмасы җитәкчесе Данил Мөхәммәт улы Фазлыев белән бәйрәм алды әңгәмәсе корып алдык.
- Данил Мөхәммәтович, сезне һәм сез җитәк-ләгән коллективны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Иң элек коллективыгыз һәм үзегезнең хезмәтегез турында сөйләп китсәгез иде?
- Ихлас тәбрикләүләрегез өчен зур рәхмәт. Хезмәт коллективыбыз зур түгел, коллективта биш кеше эшлибез. Безнең хезмәт вазифабыз юридик һәм физик затлар белән килешү төзеп, аларны төзелгән килешү нигезендә электр энергиясе белән тәэмин итү һәм кулланылган электр энергиясе өчен түләүләр кабул итүдән гыйбарәт. Физик яки юридик затның электр энергиясеннән файдаланырга хокукы барлыгын раслаучы барлык документлары булгач кына без район электр челтәренә монтажлау эшләрен башларга рөхсәт кәгазе җибәрәбез.
Күпләр беләдер, оешмабыз Теләче авылының Тукай урамына урнашкан. Офисыбызда үзебез өчен дә, теге яки бу сорау һәм йомыш белән килгән кулланучылар өчен дә бөтен уңай шартлар булдырылган. Коллективыбызда югары белемле, үз эшләренең осталарына әверелгән белгечләр эшли. Алар: инженер Фәнил Гыйләҗев, техник Олеся Гозәерова, төп физик затлар белән эшләүче өлкән агент Альмир Закиров, машина йөртүче Эдуард Козловлар.
- Гади обывательләрчә фикер йөрсәк, хезмәте-гез акча җыюга гына корылган кебек...
- Бер караганда бу шулай. Әмма белгечләребезнең эшләре бик катлаулы, бездә күп төрле килешүләр төзелә, исәп-хисап, аңлату эшләре алып барыла. Моннан тыш, урыннарга барып, чишелеш таләп иткән мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килә. Әлеге тырыш һәм фидакарь хезмәтебезнең нәтиҗәсе буларак, безнең филиал 52 төрдәш оешма арасында алып барылган рейтингта беренче бишлектә тора. Әлеге рейтинг 12 күрсәткеч буенча төзелә.
- Сез турыдан-туры халык белән эшли торган оешма. Эш дәверендә ризасызлык белдереп килүчеләр дә юк түгелдер...
- Әлбәттә, бу шулай. Акча сорап кергән кешене кем яратып бетерер икән?! Әмма кулланучылар белән ике арада булган аңлашылмаучанлыклар көннән-көн кими бара. Әкренләп булса да Европа һәм дөньякүләм стандартларга атлыйбыз. Абонентлар нинди генә кәеф белән килмәсен, без аларны якты йөз, яхшы мөгаләмә белән каршы алабыз. Без килешү нигезендә 140 юридик, 5 мең физик зат белән эшлибез.
- 2014 елда районда зур җитештерү объекты - сәнәгать мәйданчыгы ачылды. Республикакүләм танылу алган мәйданчык бүген дә зур үсеш юлында.
- 2014 елда Теләче сәнәгать мәйданчыгы 8 мең киловатт-сәгать электр энергиясе кулланылса, бүген биредә 240 мең киловатт-сәгать электр энергиясе тотыла. Бу алдагы ел белән чагыштырганда куллану 30 тапкырга артыграк дигән сүз. Зур җитештерү объекты булса да, биредә дә электр энергиясен сак куллану җаен карыйлар.
- Ике төрле оешма булсагыз да, сез район электр челтәре белән бергә бер бурычны үтисез. Сезнең алда кулланучыларны бер-өзлексез сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү бурычы куелган.
- Бер-беребез белән һәрвакыт аңлашып эшләргә тырышабыз. Хезмәт белән бәйле авырлыкларны бергәләп җиңәбез. Район электр челтәре, үзебезнең хезмәткәрләрне һәм хөрмәтле кулланучыларыбызны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Киләсе елда да һәркайсыбызның өе якты һәм җылы булсын. Райондашларыбызның барчасына исәнлек-саулык, хезмәт уңышлары һәм гаилә бәхете телим.
Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 17:13Яңа төр, тәүге ярыш Бүген, ягъни 21 май көнне, “Батыр” спорт комплексында спортның Абсолют Реаль сугыш төре буенча ачык турнир булып үткәнен хәбәр иткән идек.9300
-
21 май 2022 - 16:29«Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган реаль көрәш буенча ачык турнир булып узды Бүген, ягъни 21 май көнне «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган реаль көрәш буенча ачык турнир булып узды.10300
-
21 май 2022 - 13:28Хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтү һәм белемнәрен тикшерү буенча укулар узды 20 май көнне район мәдәният йортында мәгариф, хастаханә, мәдәният, спорт оешмалары, китапханә хезмәткәрен хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтү һәм белемнәрен тикшерү буенча укулар узды.8300
-
21 май 2022 - 09:17Алдынгы механизаторларга премияләр билгеләнде Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 16 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.18800
-
21 май 2022 - 09:15Эч катуны кефир белән груша бетерә Алма. Олы йомышны җайга салу өчен, клетчаткага бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Алмада исә эрүче клетчатканың аерым төре – пектин бар. Ул эчне йомшартырга ярдәм итә дә инде.8200
-
21 май 2022 - 09:12Ялларда Татарстанда җепшек кар көтелә Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана, төнлә яңгыр явачак һәм кырау төшәчәк.12700
-
21 май 2022 - 09:09Россельхозцентр Татарстана пояснил, как эффективно бороться с болезнями озимых зерновых культур и избежать потерь урожая Специалисты «Россельхозцентра» Татарстана оценили состояние сельскохозяйственных культур в республике на 19 мая 2022 года. За неделю выборочно обследованы посевы озимых культур на площади 16,6 тыс. га (всего обследовано нарастающим итогом 130,7 тыс. га).8300
-
20 май 2022 - 16:12Үзаңыбыз түбән, ташлыйбыз… Республикада, шул исәптән районда да, санитар чистарту икеайлыгы бара. Шушы уңайдан район үзәге Теләчедә, авыл җирлекләрендә әледәнәле өмәләр, санитар чаралар үткәрелеп тора22300
-
20 май 2022 - 14:30Күп вакыт кирәкми “Август- Теләче” ширкәте районыбызда уңышлы гына эшләп килә. Ширкәт җитәкчелеге үзенең хезмәткәрләрен дә даими рәвештә кайгыртып тора.18701
-
20 май 2022 - 13:27Шаулый урман шул вакытта... Әйләнә-тирәбездә сокланып карап туймаслык матурлык, сулап туймаслык саф һава, әйтеп-сөйләп бетерә алмаслык гүзәл тормыш. Бар җиһаннан яз исе бөркелә. Яз көне табигать безнең тарафтан тәрбия көтә. Тирә-яктагы чисталыкны булдыру, өмәләр оештыру күңелле эшләр. Ләкин бу тормышта ак та, кара да булган кебек, күңелсез гамәлләр кылучы адәм балалары очрый тора. Ә безнең, тәрбиячеләрнең төп максаты - табигатькә мәхәббәт тәрбияләү эшен кечкенәдән башлау.11700
-
20 май 2022 - 09:23Әби –бабаларыбызның йолаларын саклый белик 2022 ел- Россиядә мәдәни мирас елы. уңаеннан, план нигезендә, 18 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрделәр.11400
-
20 май 2022 - 08:20Роберт Галиев музеена экскурсия 18 май - Музейлар көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәдәният йортында урнашкан Роберт Галиев музеена экскурсия оештырдылар.19800
-
20 май 2022 - 08:14Бакча җиләгенең яфрагы нигә кызара? Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавабы:12100
-
19 май 2022 - 06:32Пионерлар көне белән!
-
18 май 2022 - 08:11Халыкара музейлар көне.
-
21 май 2022 - 19:50Әлеге зур чарада район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә районыбыз делегациясе дә катнаштыБүген Болгар музей-тыюлыгында "Изге Болгар" җыены узды.3100
-
21 май 2022 - 09:204300
-
18 май 2022 - 15:24Галстуклы еллар - күңел түрендә Үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел.49500
-
18 май 2022 - 14:06Теләчелеләр изге гамәлдән читтә калмады 18 май көнне Теләче авылының Ленин урамында Республикабызның кан алу үзәге эшләде. Һава торышы яңгырлы булуга карамастан, райондашларыбыз иртәдән чират алды.37400
-
18 май 2022 - 16:40Был проведен урок для старшеклассников по избирательному праву В целях повышения правовой и политической культуры, электоральной активности молодежи Тюлячинского района Республики Татарстан в рамках мероприятий, посвященных Дню молодого избирателя 18 мая 2022 года на базе Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан членами территориальной избирательной комиссии Тюлячинского района РТ и участковой избирательной комиссии № 2669 был проведен урок для старшеклассников по избирательному праву.30300
-
20 май 2022 - 08:17Иң җитезләр ачыкланды 19 май көнне, “Дулкын” йөзү бассейнында Алмаз Шамил улы Борһанов иганәсенә 2007, 2008, 2009, 2010, 2011, 2012, 2013, 2014 нче елларда туган малайлар, 2008, 2009, 2010, 2012, 2013 һәм 2014 нче елларда туган кызлар арасында йөзү ярышлары булып үтте.29000
-
18 май 2022 - 15:32Ветераннар белән киңәшләштеләр Ветераннар оешмасы районда билгеле бер урын тота. Район ветераннары җәмәгать эшләрендә, бәйгеләрдә теләп катнаша. Район ветераннар оешмасы бинасында узган чираттагы җыелышта район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин да катнашты.27900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика