Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Фермерлар өчен киңәшмә

Бүген, ягъни 13 ноябрь көнне  муниципаль район Советының утырышлар залында крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм Татарстан Республикасының Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров катнашты һәм чыгыш ясады.

 

Киңәшмәдә район фермерларының, авыл хуҗалыгы кооперативларының эшчәнлегенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов тирән анализ ясады. Ә фермерларга бирелә торган дәүләт ярдәмнәре, аларны алу һәм нәтиҗәле файдалану тәртипләре белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек буенча урынбасары Илдар Миңнегуллов таныштырды.

Киңәшмәдә катнашучылар алдында бүген аеруча актуаль булган тема - кош гриппы турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов сөйләде. Ул залдагыларны авыруның клиникасы, аннан саклану, булдырмый калу чаралары турында сөйләде.

Фермерлар белән район җитәкчелегенең очрашуы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев