Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Фидакарьләр сертификат алды

12 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә районыбыз басуларында булып кайтты.

12 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә районыбыз басуларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, игенче-механизаторлар, җаваплы белгечләр белән аралашты. 

Азактан район башлыгы соңгы биш көндә иң күп нормо-смена эш башкарган игенче-механизаторларга кызыксындыру премияләре сертификатларын тапшырды. Акчалата премия сертификатларын аның кулыннан Марат Зарипов (“Чулпан” ширкәтеннән), Айнур Гайнетдинов (“Игенче” ширкәтеннән), Рамил Хуҗиәхмәтов белән Әмир Әскаров (“Таң” ширкәтеннән), Зөфәр Шәйхетдинов белән Динар Гайнуллин (“Алан” ширкәтеннән), Газинур Гарипов белән Илнур Шәрипов (“Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан), Таһир Вәлиев белән Габделәхәт Яппаров (“Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан) кабул итеп алды. 

Сөйләшү барышында район башлыгы көннәрнең алга таба да кызу торачагын искәртеп, игенче механизаторларга сабан чәчүен тизрәк, туфракта дым бар чагында, шул ук вакытта югары сыйфат белән башкарып чыгуны бурыч итеп куйды.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X