Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Физкультурачылар көнендә булып узган велоузыштан ЗУР ФОТОРЕПОРТАЖ (150 фото)

13 август көнне илебез җәмәгатьчелеге Физкультурачылар көнен билгеләп үтте. Шушы уңайдан һәм районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан бу көнне районда велоузыш үткәрелде. Көн кызу булуга карамастан, чарада олысы да кечесе дә бик теләп катнашты.Шәхси үрнәкне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов үзе һәм аның урынбасары Айрат Фәтхуллин күрсәтте. Ярышларны...

13 август көнне илебез җәмәгатьчелеге Физкультурачылар көнен билгеләп үтте. Шушы уңайдан һәм районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан бу көнне районда велоузыш үткәрелде. Көн кызу булуга карамастан, чарада олысы да кечесе дә бик теләп катнашты.Шәхси үрнәкне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов үзе һәм аның урынбасары Айрат Фәтхуллин күрсәтте.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов районыбыз спортчыларын, физкультура укытучыларын һәм тренерларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, хезмәт алдынгыларына күкрәк билгеләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Районда тәүге тапкыр оештырылган велоузыш оешкан төстә һәм бик күңелле узды. Аннан һәркем канәгать калды һәм катнашучыларның күпчелеге аның киләсе елда да үткәрү кирәклеген җиткерде. Арада Иске Җөридән килгән Рәис абый Дәүләшин (61 яшь), Теләчедән Рәхимҗан Кәримов (64 яшь) кебек өлкән буын кешеләрен дә һәм Теләче урта мәктәбе укучысы, 10 яшьлек Самат Шәмсетдинов кебек яшь узышчыларны да күрергә мөмкин иде.

Фәнил НИГЪМӘТЖАНОВ
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев