Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Түбән Саурыштан 90 яшен тутырган Фәүзия әбигә 12 яшендә үк урман кисәргә туры килгән

20 июнь көнне Түбән Саурыш авылында гомер итүче Имамиева Фәүзия Сәләхетдин кызына 90 яшь тулды. Фәүзия әбине әлеге зур юбилее белән районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, районның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов тәбрикләделәр. Алар әбигә...

20 июнь көнне Түбән Саурыш авылында гомер итүче Имамиева Фәүзия Сәләхетдин кызына 90 яшь тулды.

Фәүзия әбине әлеге зур юбилее белән районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, районның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов тәбрикләделәр. Алар әбигә иң изге теләкләрен җиткерделәр, истәлек өчен бүләк һәм Россия Президенты В.Путинның котлау хатын тапшырдылар.

Фәүзия әбине тормыш яшьтән үк сынаган. Аны инде 12 яшеннән урман кисәргә җибәрәләр, сабый баланың еш кына кул пычкысын тартып агач кисәрлек тә хәле калмый, әмма шуңа да карамастан өлкәннәр белән бергә хезмәт куярга мәҗбүр була.

Ниһаять әлеге авырлыклар артта кала, Фәүзия апа һәм авылның уңган егете Зариф абый гаилә корып җибәрәләр. Алга таба Фәүзия апа күмәк хуҗалыкта хезмәт куя, соңрак күп еллар мәктәптә техничка булып эшли, Зариф абый исә гомере буе авыл Советы башлыгы хезмәтен башкара, данлыклы колхоз председателе Ислам Хаҗиевлар белән иңгә иң куеп эшли.

Зариф абый һәм Фәүзия апа биш бала - бер ул һәм дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары Якуб, кызлары Зөлфирә, Мөршидә, Фирания һәм Лилия әниләрен бик кадерләп торалар. Хәзергесе көндә Фәүзия әбинең бик күп оныклары һәм оныкчыклары күңеленә шатлык биреп гөрләтеп тормыш итәләр.

Балалары барысы да әти-әниләренә дөрес тормыш итәргә, югалып калмаска, эшкә өйрәтеп үстергәннәре өчен рәхмәтләрен әйтәләр, әниләренең исән-сау янәшәләрендә булуы алар өчен зур бәхет.

Кызганыч, тормыш иптәше Зариф бабай 2005 елны гүр иясе булган. Әби җәйләрен Түбән Саурышка кайта, авылны бик ярата, ә кыш айларында Чаллы шәһәрендә Мөршидә кызында яши. Җәен дә балалары әбине бер генә минутка да үзен генә калдырмыйлар, авылда янында яшиләр, тәрбияләп торалар.

Яшьлектә күргән авырлыклары эзсез узмаган - бүген Фәүзия әбинең саулыгы какшабрак тора. Биргәк тә җәйге эссе көннәрдә авырга туры килә әбигә. Шуңа да без Фәүзия әбигә саулык телибез, шатланып һәм якыннарын шатландырып тынычлыкта гомер итәргә насыйп булсын.

Раил Рәшитов
Илнар Хәнипов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X