Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Гадел һәм тыныч шартларда уза

Бүген республикабызда Татарстан Республиксы Президенты һәм җирле органнарга депутатлар сайлаулары уза. Мәсәлән, Теләче авылында өч сайлау участогы эшләячәк. Шуның беренчесендә, 2668 нче номерлы сайлау участогында 1290 сайлаучы тавыш бирәчәк. Әлеге сайлау участогына 4 сайлау округы кергән. Димәк, әлеге округтан Теләче авыл җирлегенә 4 депуутат сайланачак. Участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлчәчәк...

Мәгълүм участокта сайлау иртәнге җидедә башланды. Бөек Җиңүнең 55 еллыгы урамыннан килгән сайлаучылар ирле-хатынлы Анна һәм Валентин Ильиннар әлеге участокта беренче сайлаучылар булдылар. Аларга беренче сайлаучы буларак республикабызның Төп Законы - Татарстан Республикасы Конститутциясе тапшырылды. Бүген әлегедәй бүләк үз гомерендә беренче тапкыр сайлауда катнашучы 27 яшь сайлаучыга да биреләчәк.

Әлеге сайлау участогында иртәнге тугызга сайлаучыларның 16,2% ы тавыш бирергә өлгергән иде. Сайлаучылар аеруча иртәнге сигездән соң активлашты, сайлау комиисиясе янәшәсендә хәтта чират та хасил булды. Сайлаучылар арасында муниципаль район башлыгы урынбасары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән аның хәләл җефете Вәсилә ханым да бар иде. Шулай ук бу участокта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуруллинның да сайлауларга килүе көтелә.

Күзәтүчеләр - Резеда Дәүлиева белән Әнисә Туктамышева сайлауларның гадел һәм бик тыныч шартларда баруын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X