Теләче Информ

Гошер сәдакасы җыела

27 сентябрь көнне районда Гошер сәдакасы җыю үткәреләчәк. Гошер - ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкәте. Ә зәкәт бирү исә Ислам диненең өченче баганасы Хөрмәтле райондашлар! Сез дә әлеге изге эшкә битараф калмагыз

Гошер җыю иртәнге сәгать сигездән башлап оештырыла. Көзге нигъмәтләрнең бер өлешен Теләче авылының "Ихлас" мәчетенә китерә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 89050215852.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: