Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Грант отучы мәгариф учакларыбыз

25 ноябрьдә Дәүләт Советында "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» дигән конкурсларда җиңүчеләрне атадылар. Иң яхшы мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырдылар.

 

Бүләкләү тантанасын ачып җибәреп, Илсур Һадиуллин Татарстанда милли мәгариф үсешенә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. "Президент 2021 елны Туган телләр һәм бердәмлек елы дип игълан итте, - дип искә төшерде ул. - Марат Готыф улы җитәкләгән Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе беренче көннәреннән үк актив эшчәнлек җәелдерде. Нәтиҗәдә туган теләрдә эшләүче белем оешмаларында эш яңа этәргеч алды. Комиссия тәкъдиме белән безнең министрлык оештырган әлеге конкурста республиканың 93 мәктәбе һәм 104 балалар бакчасы катнашты. 11 ноябрьдәге утырышында конкурс комиссиясе иң яхшы 20 мәктәп һәм 20 балалар бакчасын сайлап алды".

Марат Әхмәтов милли белем учреждениеләре җитәкчеләренә бу юнәлештә нәтиҗәле эшләре һәм конкурста катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. "Безнең уртак бурычыбыз милли мәгарифне тагын да җанландыру, туган телләребездә белем һәм тәрбия бирүне лаеклы югарылыкка күтәрү, - диде ул. - Республиканың милли мәгариф системасында 1,5 меңнән артык учреждение бар. Бүген шуларның иң яхшыларын бүләклибез. Сез туплаган тәҗрибә  - туган телдә эшләүче барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларының педагогик коллективлары өчен үрнәк ул. Сез туган телебезне һәм милли мәдәниятыбызны саклау, балаларга тапшыру буенча гаять мөһим миссия башкарасыз. Рәхмәт сезгә!"  

Аннары Марат Әхмәтов һәм Илсур Һадиуллин җиңүчеләргә дипломнар һәм 500әр мең сумга сертификатлар тапшырдылар.

Иң куанычлысы бүләкләнүчеләр арасында безнең җитәкчеләребездә бар. 

Алан урта мәктәбе директоры Гайбадуллин Ильсур Бакый улы

Иске Җөри урта мәктәбе директоры Назклычев Салават Сатлык улы

Теләченең 2 номерлы балалар бакчасы мөдире Хасаншина Фәридә Фаннур кызы

Җинүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X