11 сентябрь көнне районыбызда "Бердәм Россия" Бөтенроосия сәяси партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасы төбәкара иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева булып китте
Ул юрист-консультант Александр Паймухин белән берлектә муниципаль район Советы һәм муниципаль район башкарма комитеты бинасында районыбыз гражданнарын кабул итте, аларның сорау-үтенечләрен, фикер-тәкъдимнәрен тыңлады, документлар белән танышты. Сорау-үтенечләрдән күренгәнчә, райондашларыбызны күбрәк дәүләти программалар нигезендә торак шартларнын яхшырту, торак алу яки төзү һәм эшсезлек проблемалары борчый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз