Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ГТО: таләпләр югары, әмма үтәрлек

12 июнь көнне илебез җәмәгатьчелеге Россия көнен билгеләп үтте. Шушы уңайдан, ике куанычны бер итеп, райондашларыбыз Теләче болынындагы стадионда ГТО нормалары тапшырды. Чараны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов мәйданга килүчеләрне илкүләм бәйрәм белән котлап, ГТО таләпләрен уңышлы башкарып чыгуларын теләде. Райондашларыбыз үзләрен формада булуларын күрсәтте, әлеге мизгелләр истә...

12 июнь көнне илебез җәмәгатьчелеге Россия көнен билгеләп үтте. Шушы уңайдан, ике куанычны бер итеп, райондашларыбыз Теләче болынындагы стадионда ГТО нормалары тапшырды.

Чараны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов мәйданга килүчеләрне илкүләм бәйрәм белән котлап, ГТО таләпләрен уңышлы башкарып чыгуларын теләде. Райондашларыбыз үзләрен формада булуларын күрсәтте, әлеге мизгелләр истә калырлык булды. Әлбәттә, беренче чиратта, муниципаль район башлыгы турникта яшьләребез көнләшерлек хәрәкәтләр ясап, үзе матур үрнәк күрсәтте.

Күптән түгел генә булып узган Теләче Сабантуеның дәвамы буларак кабул ителгән әлеге спорт һәм сәнгать бәйрәмендә җыр-музыка, уен-көлке, әти-әниләренә ияреп килгән балаларның шат авазы өзелеп тормады. Җыр-бию яратучыларны районыбыз үзешчәннәре Әлфия Поташова, Флүзә Галәвиева, Илсур Шәйдуллин, Зилә Баева җитәкчелегендәге "Сюрприз" бию төркеме кызлары "кыздырды."

Бу көнне эшмәкәрләргә дә эш кызу булды. Сусап, тамагы ачып киткәннәр сәүдә нокталарында тәмле сулар, камыр ризыклары һәм шашлык белән сыйлана алды. Мәйданга җыелган халыкның кәефен хәтта үзенең эссе нурлары белән кыздырган кояш та боза алмады.

Бу сәгатьләрдә яшьләр, балалар командаларга бүленеп, волейбол, футбол уйнады. Аеруча күңелгә Лесной бистәсеннән, Саба районының Бигәнәй авылыннан килгән егетләрнең волейболны оста уйнаулары күңелгә кереп калды.

Калганнар исә турникта тартылу, җирдән куллар ярдәмендә этелү, ераклыкка сикерү, кулларны баш артына куеп атыну кебек таләпләр буенча үз көчен сыный алды. Әлеге сынауларда Теләче авылының 1 нче номерлы балалар бакчасы, "Энергосбыт" район берләшмәсе, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче бүлеге хезмәткәрләре, Алан авыл җирлеге вәкилләренең актив катнашуы күзгә ташланды.

Табигатьнең гүзәл почмагына - болынга килеп, үзебезне сынап, аралашып, күңел ачып кайтып китү һәркемнең күңеленә ел буена җитәрлек дәрт-дәрман өстәгәндер.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев