Теләче Информ

Хакыйкәть чагыштыруда туа

Мәдәният учакларында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип исемләнгән сәнгать фестивале башланып киткәнен хәбәр иткән идек инде. Аның тәүгеләре Айдар, Субаш, Баландыш, Урта Мишә, Әбде һәм Ямбулат авылларында узды. Баландыш, Урта Мишә һәм Ямбулат авылларында узганын миңа да тамаша кылырга насыйп булды. Мәсәлән, Урта Мишә авылы клубында узганы үзенең ихласлыгы һәм...

Мәдәният учакларында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип исемләнгән сәнгать фестивале башланып киткәнен хәбәр иткән идек инде. Аның тәүгеләре Айдар, Субаш, Баландыш, Урта Мишә, Әбде һәм Ямбулат авылларында узды. Баландыш, Урта Мишә һәм Ямбулат авылларында узганын миңа да тамаша кылырга насыйп булды.

Мәсәлән, Урта Мишә авылы клубында узганы үзенең ихласлыгы һәм үтә җылы шартларда үтүе белән истә калды. Бәлкем шуңадыр, биредә тамаша да халык белән тулы залда узды. Үзешчән артистларның чыгышы авылдашлары тарафыннан алкышларга күмелде. Сәнгати осталык ягыннан бәяне үзләренә район мәдәният бүлеге җитәчесе Даут Ихсанов җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Һәм бу алга таба да шулай булачак. Әлеге фестиваль-смотр муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне һәм фольклор мирасыбызны үстерү, аны пропагандалау һәм киләчәк буыннарга җиткерү, яшь талантларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

Шулай булса да, концертларда урын күбрәк шау-шуга, заманча эстрада җырларына бирелә, милли җыр сәнгате үрнәкләре һәм биюләре дә аз дияр идем. Мәгълүм фестивальнең исеме җисеменә, куелган максатына ярашлы булса иде. Бу очракта әзме-күпме дәрәҗәдә Урта Мишә авылы үзешчәннәреннән үрнәк алырга мөмкин иде. "Аулак өй"гә җыелган мишәләр сәхнәгә генә сыймадылар - залга төшеп уйнадылар, күмәк җыр-биюләргә тамашачыны да тарттылар. Тагын бер плюслары - гармунчылар күп бу авылда. Осталыкларына да исең китәр, көнлекче артист, гармунчыларың бер якта торсын. Үз җыры да бар икән Урта Мишә авылының. Көен авылның алтын куллы егете Илдар Сафиуллин язган әлеге җырны азактан күмәкләшеп җырладылар мишәләр.
Баландышлар авылга яңа килгән киленгә чишмә юлын күрсәтү йоласын күрсәттеләр. Бу очракта авылның үзенә генә хас булган табигатенә мәдхия җырланды, халыкның сүзгә, җырга-биюгә осталыгы чагылды. Концертта Баландышта сәләтле егет үсеп килүе дә күзгә ташланды. Ул Морад Галләмов. Кем әйтмешли, чыга да җырлый, чыга да сөйли... Сөбханалла! Күз генә тимәсен үзенә, бер булганнан бар да була диюләре хактыр.
Хакыйкәть чагыштыруда туа диләр. Ямбулат авылында яшь киленгә чишмә юлын күрсәтү йоласын без бөтенләй башка яссылыкта карадык. Ачык, якты төсләргә бай булды әлеге күренеш. Костюмнары да күз явын алырдай, үзешчәннәрнең сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары иркен, башкару осталыклары да үзем күргән тамашалардан бер башка өстен булды. Аннары, концертта өлкән, урта буын вәкиләренең аеруча актив катнашуы күңелгә хуш килде. Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Вәлиуллин әйткәнчә, ямбулатлар, зур мәдәният учаклары булган авылларның да борынына чиертерлек итеп чыгыш ясады.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.
РS. Күптән түгел Алан авылы мәдәният йортында булып узган "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән татар җырын Һәвәскәр башкаручылар ачык иҗат Фестивален оештыручылар үзенең бүләкләрен татар халык җырларын, озын көйләрне башкаручыларга юллаган Прага шәһәрендә "Азатлык" радиосында журналист булып эшләүче Наил Аланга, өлкән буын җырчыларга бүләк өләшкән Рушания Хәлиуллинага, бүләкләрен балалар һәм яшьләр төркемендә чыгыш ясаучыларга тапшырган "Максат" төзелеш ширкәте җитәкчесе Фидаил Закировка ихлас рәхмәтен җиткерә
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: