Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Халык бәйрәме

21 июль көнне Тәмте авылында узган Казанский Сабантуйны чын мәгънәсендә халык бәйрәме дияргә мөмкин. Ул елдан-ел камилләшә, байый, зурая бара.

Халык үзе тудырган, үзе үстергән бәйрәм бу. Халыкчанлыгы да шунда аның. Кемдер кушканга гына үткәрелсә, әлеге бәйрәмнең шул дәрәҗәдә күркәмлеге дә, популярлыгы да булмас иде. Ел саен җәйнең соңгы Сабантуена халык кына түгел, танылган көрәшчеләр дә, артистлар да теләп килә. Тәмте халкы, бәйрәмгә кайткан кунаклар авылга кадәр түшәлгән асфальт юлны Казанский Сабантуйга зур бүләк буларак кабул итте. Тамашаны алып баручы, Камал теарты артисты Олег Фазылҗан, тәмтеләр һәм мәйданга җыелган барча халык исеменнән муниципаль район башлыгы Илдус Зариповка рәхмәт җиткерде. Ул үз чиратында тәмтеләрне, мәйданга җыелган халыкны бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде.
- Алда урып-җыю, кыр эшләре тора. Ял итә белгән халык эшли дә белә. Район халкы тырышып эшләсен, рәхәтләнеп ял итсен өчен кулдан килгәннең барсын да эшлибез. Иң мөһиме - халыкка уңайлы булсын! - диде ул.
Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Егоров та Тәмте авылының үзенә генә хас булган йөзен билгеләүче әлеге йоланың озын гомерле булуын, ун-унике генә йортлы авылның кабаттан яңарыш кичерүен теләде. Чынннан да, соңгы бер-ике елда биредә, дача сыйфатында гына булса да, яңа йортлар салына башлаган. Хәзер асфальт юлы да булган авылда аларның саны тагын да ишәер дигән ышаныч бар.
Чынлыкта исә әлеге бәйрәмнең тарихы ерак көннәргә барып тоташа. Авылның иң өлкән кешеләренең берсе Мария түти Иванова әйтүенчә, кайчандыр, 21 июль көнне Казанда Аллаһының әнисенең төсен билгеләүче икона табылган. Табучысы да Мария исемле кыз булган ди. Гадәттә бу көнне тәмтеләр иртәдән чиркәүгә барып келәү әйткәннәр, көндезен зиратка барып, ыруының хәлен белгән, кичен түгәрәк уенга җыйналган. Шуңа да авыл халкы бу көнне авылга чиркәү тарафыннан бирелгән бәйрәм ди. Болардан тыш, Мария түти миңа бабасы Афанасийның 1921 елда (ачлык елда! - Ф. Н.) Казанский Сабантуйда батыр калганын сөйләде. Бабасы гына түгел, әтисе Степан да әлеге төбәкнең танылган көрәшчесе була. Ата-бабалары көрәшә-көрәшә саклап калган әлеге йоланы, менә егерме елга якын инде оныклары Николай дәвам итә: үзе башлап йөреп, Сабантуй оештыра. Бу эштә аңа дүрт кыз туганы һәм аларның гаиләләре зур ярдәмче. Егетнең тырышлыгын "Ак барс" холдингының генераль директоры, республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарә рәисе Иван Егоров та күреп алган. Ул Николайга акчалата сертификат белән кыйммәтле бүләк җибәргән. Бүләкләрне иясенә "Туганайлар" газетасы баш мөхәррире, мәгълүм оешманың башкарма директоры Людмила Белоусова тапшырды.
Үзебезнең "Нардуган", Алабуга шәһәренең "Ак каз", Казан шәһәренең "Айбагыр" керәшен фольклор ансамбльләре чыгышы белән башланып киткән бәйрәм концерт-дискотека форматында таңгача дәвам итте. Биредә уеннарның нинди генә оештырылмады...Чиләк-көянтә белән су ташу, "бака аяклары" киеп йөгерү, экстрималь чаңгыларда узышу, "Озын толым" бәйгесе һәм башкалар. Хәтта "Иң озын мыек" конкурсы да үткәрделәр. Кыскасы, бик күңелле булды.
Шулай ук биредә мәйдан буйлап тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә төрле тәм-томнар белән сыйланырга була иде. Балалар исә төрле аттракционнарда уйнап рәхәт чикте.
Әлбәттә, Казанский Сабантуйның "иң тәмле" өлеше татарча көрәш бәйгесе булды. Ул өлкәннәр арасында өч үлчәү авырлыгында узды. Шушы факт кына да әлеге бәйрәмнең көрәшчеләр, артистлар, гомумән, күрше-тирә районнарда яшәүче халык арасында дәрәҗәсе югары булуын күрсәтә. Казанский Сабантуйның быелгы батырлары булып Азат Нурмөхәммәтов, Илдар Мараков һәм Сергей Павлик танылды.
Фәнил
Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев