Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Халык үзара салым җыярга ризалык бирде

Узган якшәмбедә районыбызда өченче тапкыр халыкның үзара салым түләүгә ризалыгын билгеләүче референдум булып узды. Әлеге проект нигезендә халык җыйган 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум акча бирелә. Республика җитәкчелеге әлеге проект нигезендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданнарның акчасын җәлеп итү механизмын эшләтеп җибәрүне күздә тота. Әйткәнебезчә,...

Узган якшәмбедә районыбызда өченче тапкыр халыкның үзара салым түләүгә ризалыгын билгеләүче референдум булып узды. Әлеге проект нигезендә халык җыйган 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум акча бирелә. Республика җитәкчелеге әлеге проект нигезендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданнарның акчасын җәлеп итү механизмын эшләтеп җибәрүне күздә тота.

Әйткәнебезчә, өченче тапкыр үткәрелүче референдум 13 авыл җирлегендә үткәрелде. Аларда 8833 сайлаучы катнашты. Бу барлык катнашучыларның 80,50 % ы дигән сүз. Тулаем алганда референдум тыныч шартларда һәм оешкан төстә үтте.
Халыкның үзара салым түләүгә ризалыгын бирүче референдумның барышын күрү өчен мин бу көнне 10.30 минутта Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә кергән 2688 номерлы сайлау участогында булдым. Бу вакытка 423 сайлаучының 280 е тавыш бирергә өлгергән иде инде. Участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Мөхәммәтҗанова әйтүен-чә, халык массаларының күбесе иртәнге 8.00 - 9.00 сәгатьләрдә тавыш биргән. Тавыш бирү сәгатьләрендә сайлаучыларның бер-ничәсе белән сөйләшеп тә алдым.
Рәсимә Кәримуллина, Кече Кибәхуҗа авылыннан:
- Әлбәттә, бүгенге мөһим һәм кирәкле чарадан читтә калырга ярамый. Алдагы елларда үткәрелгән референдумның нәти-җәсен күрдек: юллар салына, зиратлар төзекләндерелә. Республика җитәкчелегенең әлеге карарын бары тик хуплыйм гына.
Алмаз Гәрәев, Казаклар авылы:
- Узган ел үзара салым акчасына безнең Тау өсте Казакларга ферма яныннан ташлы юл салынып менде. Яңгыр яуса, буран чыкса, шул тауны машина белән менә алмый тилмерә идек. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, алдагы елда авыл зираты өйле булыр дигән ышаныч бар. Без җыйган өстенә дәүләт тә дүрт сум ярдәм бирә бит әле. Анысы да иш янына куш аның.
Илшат Гыйльметдинов, Казаклар авылы:
- Бик вакытлы һәм кирәкле проект булды ул. Гомере генә озын булса ярар иде. Алдагы ике елда җыелган үзара салым акчасына шактый эш башкарылды бит. Быел референдум алданрак үткәрелә. Димәк, җыелган үзара җыелган үзара салым һәм дәүләт акчасына җәйге һәм көзге айларда нидер эшләп өлгерергә була. Барысы да үзебез яши торган тирәлекнең төзеклеге, матурлыгы өчен эшләнә ләбаса.
Алдагы референдумнардан аермалы буларак, монысы сайлау участокларына килүчеләрнең күп булуын, халыкның үзаңы үсүен, хакимияткә ышаныч артуын күрсәтә. Мин булган Кече Кибәхуҗа, Теләче һәм Иске Җөри авыл җирлекләрендә дә бу шулай. Рефендум ярдәмендә хәл ителеп, халыктан җыелган үзара салым акчалары авыл җирлекләрен үстерүдә, көнүзәк мәcьәләләрне хәл итүдә сизелерлек ярдәм булсын иде. (фотоларны безнең сайттан карый аласыз)
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев