Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Һаман сафта

16 март көнне Җәнәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалиды, хезмәт ветераны Хәбибрахман Габдрахмановка 90 яшь тулды.

Бу көнне аңа да традицион рәвештә РФ Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты тапшырылды. Юбилярны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова белән Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов тәбрикләде.
Күпсанлы орден - медальләр иясе Хәбибрахман ага, 1942 елдан башлап, озын һәм авыр сугышчан юл үтә. Ике тапкыр көчле контузия ала. Соңгысында каты саңгырауланганнан соң комиссовать итәләр. Хәбибрахман абый тыныч тормышта гомер буе терлекчелектә эшли, җәйләрен көтү көтә. 1950 елда Түбән Шытсу кызы Гыйззинас (әлеге дә баягы, көтү көткәндә таныша) белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның 9 оныклары, 14 оныкчыклары бар.
- Әти белән әни үтә тырыш иде. Башкаларда булмаганда да, һәркайсыбызга велосипед алып бирделәр. Чиксез рәхмәтлебез аларга. Соңрак, безнең балаларны тәрбияләргә булыштылар. Балалар җәй көне гел авылда булды, - дип сөйләде безгә Хәбибрахман аганың төпчек кызы Эльмира ханым.
Хәбибрахман абыйны замандашлары җитез йөгерешче буларак хәтерлидер. Күрше-тирә авылларда узган Сабантуйларда ул беренчелекне берәүгә дә бирмәгән. Хәзер исә аның оныклары, Галимҗан абыйның кызлары бик теләп йөгерү белән шөгыльләнә икән. Хәбибрахман ага очрашу барышында сугышның ил-көн өстенә килгән олы афәт икәнен әйтеп, сугыш кырында снаряд ярылгач, сугышчан дустын җир астыннан казып чыгарганын иске төшерде. Ирексездән ветеранның битеннән күз яшьләре тәгәрәде. Әйе шул, изге көрәштә җиңү яулаганда, ут эчендә юл ярып барганда, бик күп ватандашла-рыбызның гомере өзелде. Аларның гомере батырлыкка тиң. Исәннәр исә, минуты, сәгате, көне елы белән Җиңү көнен якынайттылар.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев