Теләче Информ

һәр авылда төрле әттәхият

Айдар авыл җыены башланганчы, авыл халкы, район җитәкчелеге яңа төзелгән хоккей тартмасын ачуда катнашты. Киләчәктә Айдар авылының да үз хоккей командасы булыр.

Айдар авыл җыены башланганчы, авыл халкы, район җитәкчелеге яңа төзелгән хоккей тартмасын ачуда катнашты. Киләчәктә Айдар авылының да үз хоккей командасы булыр.
Айдар авылы егете Рушан Хаҗиев авыл яшьләрен берләштереп, җирлек ярдәме белән, хоккей сөючеләргә һәм тимераякта шуарга яратучыларга бер дигән боз мәйданчыгы эшләп куйганнар. Район башлыгы Илдус Зарипов бүләк буларак хоккейчыларга яңа киемнәр алу өчен сертификат тапшырды. Хоккей мәйданчыгы ачылышыннан соң, авыл мәдәният йортында халык җыены узды. Бирегә ТР Юл һәм транспорт министрлыгының автомобиль юллары буенча бүлек мөдире Олег Казеннов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина да килгән иде. Айдар авылы үзенең төзеклеге, барлык социаль объектларның да авыл уртасында булуы белән горурлана ала. Район башлыгы Илдус Зарипов та: "Төзек, халкы иманлы, бердәм авыл" - диде.
Халыктан яңгыраган сорауларга килгәндә, авыл мәдәният йортын газга көйләү, Субаш авылы мәдәният йортын мәктәпнең бер бүлмәсенә күчерү кебек мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Субаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Егоров Иван Иванович ел саен җыенга килеп, үзен борчыган сорауларын яңгырата. Сугыш ветеранын, сугыш чоры балаларына дәүләт тарафыннан ярдәм итү, Субаш авылында яуда ятып калганнар истәлегенә һәйкәл булдыру кебек сораулар борчый. Аңа җавап итеп кунак буларак килгән Гүзәлия Минкина: "Иң беренче, сезнең алда башымны иеп рәхмәт әйтәсем килә. Сез тере тарих бит! Авыл өчен борчылып шулай халык җыенына килүегез өчен дә рәхмәт. Үтенеч-мөрәҗәгатьләрегезне депутатларыбызга ирештерермен", - диде.
Лилия Кыямова
Кече Кибәхуҗа - тотрыклы җирлек
Казаклар авылы мәдәният йортында 6 февраль көнне узган Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендәге халык җыены, башка җирлекләрдән аермалы буларак, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары чыгышларыннан торган концерт белән башланып ките.
Кече Кибәхуҗа җирлеге иң тотрыклы авылларны берләштерә, бу, әлбәттә, көчле хуҗалык - «Игенче» ширкәте булу бәрабәренә шулай. «Игенче» ширкәтенең Олы Кибәхуҗа һәм Казаклар авылларындагы иман йортлары - мәчетнең бөтен чыгымнарын үз өстенә алуы хөрмәт уята, халык моның өчен ширкәтне җитәкләүче Р.Р.Яхинга рәхмәт йөзеннән аерым кул чапты.
Кече Кибәхуҗада халык дус яши, проблемаларның көчтән килгәннәрен уртага салып хәл итәләр. Ә үз көчләреннән генә килмәгәннәрен җыенда да яңгыраттылар. Су һәм юл мәсьәләсе борчый аларны. Хәер, 2015 елда Казаклар һәм Олы Кибәхуҗа авылларында су проблемасы хәл ителәчәк, дип ышандырды җирлек башлыгы. Җәй көне узган үзара салым җыюдан кергән 78 мең 400 сум средствоның сумын-сумга нәрсә өчен тотылачагын да әйтеп узды җирлек башлыгы Ренат Усманов. Олы Кибәхуҗа балалар бакчасының түбә һәм тәрәзәләре таушалганы да телгә алынды, шулай ук авыллардагы караучысы булмаган иске йортлар, җир рәсмиләштерү буенча да сораулар булды.
Олы Кибәхуҗа егете Раил Нургалиевны да искә төшердек бу көнне, легендар көрәшченең 6 февраль никах көне иде, гаилә бәхете теләде үзенә якташлары. «Шунысы гына кызганыч, Россиянең спорт остасын үстергән җирлектә тренер булмау сәбәпле, көрәш буенча шөгыльләнүләр тукталды. Шулай ук халык хоккей мәйданчыгы булуны да зарыгып көтә», - диде җирлек башлыгы Ренат Усманов спорт белән бәйле борчуларны яңгыратып. Ә мәдәният йорты көтүче Олы Кибәхуҗада быел 2015 елда яңа клуб төзелеп куллануга тапшырылачак, киләчәктә, җыенда яңгыраган башка проблемалы сораулар да җавапсыз калмас, әлбәттә…
Рәфилә Шәмсетдинова
Авыл халкы әдип сүзенә сусаган
Баландыш авылы мәдәният йортында узган "Халык җыены" халыкның күплеге һәм аларның аеруча активлыгы белән истә калды.
Бу район, җирлек җитәкчесенә бирелгән сорауларда да ачык чагылды. Сораулары да анык һәм руслар әйтмешли, "по существу". Беренче чиратта, баландышларны төп мәктәп, шул исәптән балалар һәм укытучылар язмышы борчый. Авылда төп мәктәп - башлангыч мәктәп кенә булып кала дигән имеш-мимешләр йөри икән. Берочтан алар күрше авылларга йөреп укучы балаларны да үз мәктәпләрендә укыту теләге белән яна. Борчулы сорауга җавап итеп, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов: - Мәктәп ябылмаячак. Андый уйның башыбызга да кереп караганы юк. Республика җитәкчелеге һәм шул исәптән без, мөмкин кадәр авыл мәктәпләрен саклап калырга, япмаска тырышабыз. Мәктәп язмышы һәм авылның киләчәге өчен кайгыру матур фал. Әмма бер ватанпәрвәрлек белән генә булмый, авылның киләчәге демографик хәлнең яхшыруына бәйле булачак", - дип белдерде.
Шигъри җанлы каләмдәшебез Талип абый Әскаров авыл халкының әдәби кичәләргә сусавын, республика, район театрларының, җырчыларның авыл клубларын бөтенләй онытуларын ассызыклап үтте. Моннан тыш, әлеге төбәк халкын авыл эчендәге юлларның һәм күперләрнең начар хәлдә булуы да борчый.
Карачтауга да юл кирәк!
"Халык җыеннары"нда җитәкчелеккә бирелгән сорауларның күпчелеге юллар һәм күперләр турында.
Аннан кала чишмәләр, зиратлар мәсьәләсе калку күтәрелә. 8 февраль көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында узган "Халык җыены"нан соң күңелдә халкыбызның бөек җырчысы Таһир Якуповның әтисен тудырган, соңрак үзе кайтып йөргән Карачтау (рәсми кәгазьләрдә Яңа Җөри дип йөртелә) авылы халкы да озакламый юньле юлга тиенер. Әлегедәй өметле фикерне җыенда кунак булып катнашкан ТРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Щукин ирештерде. Әлбәттә, моңа кадәр дәүләт программасына кереп, халкы 125 тән ким булган Олы Саурыш, Тактамыш, Екатериновка авылларын юллы итәсе, Сауш һәм Шәтке авыллары арасындагы юлны җиренә җиткереп төзеп бетерәсе бар. Алдагы җәйдә Иске Җөри авылында дәүләт программасы белән суүткәргечләрне яңарту планлаштырыла. Авыл эчендәге юлларны вак таш белән ныгыту (җирлеккә кергән һәр авылда да!), урам утларын ишәйтү, чишмә һәм зиратларны тәртипкә китерү кебек эшләр, авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков ассызыклаганча, үзара салым һәм дәүләт ярдәме буларак бирелгән акчага җәйге айларда башкарылачак. Җыен азагында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов әлеге уй-гамәлләрнең чынга ашачагына зур ышаныч белдерде: «Чөнки бу төбәктә тырыш, динле, сәламәт әхлаклы, сәламәт тәнле халык яши. Ышанычыбыз зур булганга, 9 баланы тәрбиягә алган гаиләне дә сезнең авылга тапшырдык», - диде ул үзенең чыгышын төгәлләп.
Фәнил Гаязов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: