Теләче Информ

Һәр минуты кадерле

Бүген басу-кырларда эшләүче механизаторлар өчен һәр минут кадерле. Шулай булмыйни, хәзер авылда урак өсте ич! Өченче көн җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендәге урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатыннан мин ширкәт басуларында, ындыр табагында булып кайттым. Белгәнебезчә, әлеге ширкәт механизаторлары районда беренчеләрдән булып уракка төште һәм бүген дә шул темпны югалтмыйча эшли...

Әүвәл ширкәтнең ындыр табагына юл тоттым. Биредә эш ике сменада оештырылган. Ширкәттә урып-җыю эшләренең тулы куәткә барганлыгы ындыр табагының ашлык белән шыгрым тулы булуыннан күренә.
- Шуңа да карамастан, басудан кайткан икмәкне кабул итәргә, бер кат булса да җилгәргеч аша чыгарырга өлгереп барабыз. Кыздырырга, икмәкнең сыйфатына хилафлык китерергә тырышмыйбыз. Июль ае яңгырлы булса да, бөртекләрнең төс-кыяфәте начар түгел. Көннәр генә матур торсын. Бүген авылда яшәүчеләрнең бар теләге шул, - дип танштырды мине ындыр табагындагы эшнең барышы белән орлыкчы-агроном Расих Һадиуллин. Амбарда машинист буларак Тәлгать Нәҗметдинов, Илнур Хөсәенов, Әсгать Кадыйров, Ренат Гыйльфанов, Рифкать Гыйләҗев, Мидхәт Шәкүров хезмәт куя. Әлеге төр хезмәттә егетләрнең тәҗрибәләре зур. Ындыр табагында кайткан ашлыкны күчереп йөртүдә тракторчы Илгиз Шәрәфиев зур өлгерлек күрсәтә.
- Иртәнге җидедән - кичке унбергә кадәр эшлибез. Басудан кайткан ашлыкны кабул итүдән, Шәмәрдәнгә озатудан тыш, көзге чәчүгә, көзге бодай, арыш симәнәсе әзерлибез. Ике сменада да Марий - эл Республикасыннан килгән эшче-хезмәткәрләр эшли. Җәмгысе 12 кеше. Арада хатын-кызлар да бар. Без аларның хезмәтеннән канәгать. Алар бездә беренче елларын гына эшләмиләр, язгы чәчүдә дә теләп булышалар, - диде Расих.
Аланнар яңа уңыштан чәчү һәм сату өчен 1300 центнер күләмендә көзге бодай, 500 центнер борчак әзерләп куйганнар. Бүген ширкәтнең ындыр табагына тулаем 14871 центнер икмәк кайтарылган. Ширкәт Шәмәрдән элеваторына 1181 центнер икмәк сакларга куярга да өлгергән инде. Аны бирегә тәҗрибәле шофер Динар Гайнуллин илткән. Хәзер ширкәт басуларының һәр гектарыннан 22 центнер иген уңышы җыеп алына. Аны басудан ындыр табагына ташуда "КамАЗ" шоферлары Рафис Хәбибрахманов, Динар Гайнуллин, МТЗ - 80 тракторында эшләүче Зөфәр Җамалиев зур тырышлык куя. Егетләр комбайнчыларга өзеклек тудырмыйлар. Иң күп икмәк АКРОС - 530 комбайнында эшләүче Ренат Гатауллин, Ренат Гарипов, Нияз Мәҗипов бункерыннан озатылган. Шулай ук ДОН - 1500, СК- 5 комбайннарында эшләүче комбайнчылар - Марат Вәлиуллин белән Ренат Нурисламовларның да хезмәте мактауга лаек. Ширкәттә барлык урылган иген мәйданы 675 гектар тәшкил итә. Шуның 182 гектары - көзге бодайга, 223 е - борчакка, 75 гектары - арпага, 195 гектары арыш культурасына туры килә.
- Көзге культураларны суктыруны тәмалагач, беренче чиратта, арпаны суктыра башлаячакбыз. Басуларны тәгаенләп куйдык инде. Урак белән беррәттән, басуларны саламнан арындыру, көзге чәчүгә җир әзерләү, төп эшкәртү эшләре бара, - диде басудагы эшләр белән таныштырып, ширкәт җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов. Ширкәт механизаторларының соңгы еллардагы оешканлыкларына, мобиль булуларына күпләр сокланып карый. Аларның үзләрендәге уракны төгәлләгәч, күршеләренә ярдәм итү гадәте дә бар. Күз генә тимәсен үзләренә. Аланнарның бүгенге хезмәте күпләрне сөендерә, сокландыра. Җитәкчеләре әйтмешли, аларга ирек кенә бир, шундук урып, сугып, төяп җибәрәчәкләр. Моның өчен фәкать һава шартларының уңай булуы гына кирәк.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: