Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

һәркем Җиңү дәрте белән янды

7 март көнне районда традицион кышкы спартакиада булып үтте. Былгы чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. "Батыр" спорт комплексы каршында тантаналы шартларда башланып киткән зур спорт бәйрәме кичке сәгатьләрдә генә тәмам булды.

Спартакиада да 29 команда, 261 спортчы катнашты. Райондашларыбыз спартакиада кысаларында өстәл теннисы, волейбол, бадминтон, кул көрәше, чаңгы ярышы, гер күтәрү, аркан тартышу, пневматик мылтыктан ату һәм хоккей уены кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Ярышларда аеруча район газ хуҗалыгы, район мәгариф бүлеге, Теләче урта мәктәбе, Олы Нырсы, Үзәк, Алан авыл җирлекләренең активлыгы күзгә ташланды. Алдынгылык өчен көрәш аеруча аркан тартышу, чаңгы ярышы һәм хоккей уенында бик кискен барды. Мәсәлән, хоккей уенында 8 команда, 120 хоккейчы чыгыш ясады. Җиңү дәрте белән янган командалар, аерым спортчылар тамашачыларга матур уен үрнәкләре күр-сәттеләр. Шуңадыр, тамашачыларның күпчелеге әлеге бәйгеләрне ахыргача рәхәтләнеп тамаша кылды. Әлбәттә, бердәм, дус-тату һәм актив командалар алдынгы урыннарны яуладылар. Гомуми беренчелектә Теләче урта мәктәбе командасы җиңүче булды. Икенче урынга - Алан авыл җирлеге, өченче урынга - район полиция бүлеге командалары лаек булды. Дүртенче урында Баландыш авыл җирлеге белән район хакимияте командалары. Кызганыч, арада спартакиадага бер генә катнашучы чыгармаган оешмалар да булды. Гәрчә спартакиаданың Положениесе барлык җитәкчеләргә җиткерелгән булса да... Дөрес, бериш оешмаларның катнашмавына карап кына бәйрәмнең яме китмәде, анысы. Уен-көлкеле, позитив шартларда узган ярышларда кайнар чәй белән солдат боткасыннан да авыз итәргә мөмкин иде.
Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев