Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Һава торышы ничек булачак?

Һава торышы ничек булачак? Бүген күпләрне Сабантуйда булачак һава торышы борчый. Чөнки узган атнада көннәр бик кызу торды. Синоптиклар 6-7 июнь көннәрендә төнлә 11-12, көндезләрен 18-20 градус җылы булачак дип белдерә. Алар әйтүенчә, Сабантуй бәйрәмнәре вакытында кыска вакытлы явым-төшем дә көтелә. Арча районының Кәче авылында яшәүче "халык синоптигы" Рәсим ага...

Һава торышы ничек булачак?
Бүген күпләрне Сабантуйда булачак һава торышы борчый. Чөнки узган атнада көннәр бик кызу торды. Синоптиклар 6-7 июнь көннәрендә төнлә 11-12, көндезләрен 18-20 градус җылы булачак дип белдерә. Алар әйтүенчә, Сабантуй бәйрәмнәре вакытында кыска вакытлы явым-төшем дә көтелә.
Арча районының Кәче авылында яшәүче "халык синоптигы" Рәсим ага Солтанов артык борчылырга киңәш итми. - Ялгышмасам, 1979 елның май азагы нык эссе булган иде, үләннәр кояш астында янды. Ә быелгы һава торышы, шөкер зыянлы булмады. Озакка сузылмады, урыны белән явым-төшемнәр күзәтелә. Беренче яшенле яңгырлар да көньяктан килде, бу да яхшы күренеш. Җәй матур, уңдырышлы булырга охшый. Кышын бәс күп булды, бу яңгыр вакытында ява дигән сүз, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X