Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Һөнәре бар үргә йөзәр

Татарстан җитәкчелеге, икътисадый предприятиеләр һәм республика югары уку йортлары белән берлектә, эшче һөнәрләрне популярлаштыру, аларны үстерү яклы. Узган ел Татарстанда биш ресурс үзәк ачылса, быел тагын бишәү ачылыр дип көтелә. Барлыгы респбуликада 25 иң заманча ресурс үзәк булачак. Хәзер колледж һәм югары уку йортлары, җирле товар җитештерүчеләр белән бөтенләй башка...

Бу көннәрдә Казан - су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәреп тагын бер кат бөтен дөньяны шаулатты. Шушы кыска гына вакыт эчендә, Казан чын мәгънәсендә, туристлар шәһәренә әйләнде. Дөньяның төрле илләреннән кунаклар кабул иттек. Һәм менә тагын бер шатлыклы вакыйга - Татарстан, Франция һәм Бельгияне җиңеп, 2019 елда WorldSkills Competition дип исемләнгән эшче һөнәрләр чемпионаты үткәрү хокукын яулады.
Россия, эшче һөнәр осталыгы буенча дөнья чемпионатын Казанда кабул итеп алачак. Мондый карарны, дүшәмбе көнне, Сан Паулу шәһәрендә, WorldSkills International генераль ассамблеясында халыкара җюри кабул итте. Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Үз территорияләрендә чемпионатны үткәрү хокукы өчен, шулай ук Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре дә көрәште. Әмма җюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш биргән. Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру, турыдан-туры икътисадый үсеш белән бәйле, ә бу Республика җитәкчелеге һәм аның лидеры Рөстәм Миңнехановның үз алларына куйган төп бурычлары булып тора.
Татарстан җитәкчелеге, икътисадый предприятиеләр һәм республика югары уку йортлары белән берлектә, эшче һөнәрләрне популярлаштыру, аларны үстерү яклы. Узган ел Татарстанда биш ресурс үзәк ачылса, быел тагын бишәү ачылыр дип көтелә. Барлыгы респбуликада 25 иң заманча ресурс үзәк булачак. Хәзер колледж һәм югары уку йортлары, җирле товар җитештерүчеләр белән бөтенләй башка төрле мөнәсәбәткә ия. Эшче һөнәрләргә алга таба да мондый мөнәсәбәт булса, авылда да яшьләр ешрак төпләнеп калыр, эшче көчләр дә бермә-бер күбрәк булыр иде. Әлбәттә, безнең республика яшьләргә һәрвакыт төрле программалар нигезендә ярдәм итеп тора. Әлеге программалардан районыбызда яшәүче яшьләр дә файдалана. Аеруча авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы яшьләргә өстенлекләр күп.
Мисалга районыбызның Максабаш авылы "Тукаш" хуҗалыгында эшләүче Төрек-Тәмте авылы егете Илнур Закиров инде өченче ел рәттән биредә хезмәт куя. Авылдан читкә китмичә, чын ир-егетләр хезмәтен үз иткән кеше ул Илнур! Мәктәпне тәмамлагач та, Саба аграр көллиятенең инженер-механика бүлегенә укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамлап, хуҗалыкка эшкә кайта яшь егет. Бүген ул МТЗ-80 тракторында эшли. Хәзер авыл-хуҗалыгы предприятиеләрендә эшнең иң кызган чоры. Авылда урак өсте. Илнур да бу эштә алыштыргысыз механизатор. Без килгән көнне дә Илнур тракторы белән басудан салам ташу белән мәшгуль иде. Эшен беразга гына туктатып Илнур безнең белән аралашып алды. Көне буе басуда эшләү ардырадыр бит, башка эшкә күчәсе килү теләге юкмы? - дим Илнурга.
- Юк, андый уй бөтенләй килми. Менә өченче ел инде хуҗалыкта хезмәт куям, гомумән мин кечкенәдән авылда калам дип үстем. Белмим әллә әтием дә җир кешесе булганга, хуҗалык эшен белеп үстем. Авылда да яшим, эшлим дигән кешегә менә дигән итеп тормыш корып була. Авыл һавасы бөтенләй икенче бит ул!
Әнә шулай үз эше, туган җире турында канатланып сөйли Илнур. Ялкынланып торган күзләрендә киләчәккә яңа планнар, чагыла. Хуҗалык җитәкчесе Рәис Хәйриев та гел мактап кына телгә ала уңган яшь механизаторны.
- Тырыш, эшенә бик җаваплы карый торган, чын авыл егете ул Илнур. Бер тапкыр да үз адресына шелтә ишеттергәне юк. Афәриннән башка сүз юк үзенә,- ди хуҗалык җитәкчесе. Басуда эшләвенә дә кармастан Илнурның эш аты да ялт итеп тора. - Барлык җирен үзем карап, барлап торам, анда үземә эшлисе бит, - ди Илнур!
Илнурның киләчәккә планнары да авыл үз һәнәре белән бәйле.
- Хәзер Республикада, яшьләр, аеруча авылда төпләнеп калган эшче һөнәрләрне сайлаганнарга, шартлар бик күп. Төрле өстенлекле программалар шул турыда сөйли. Мин дә киләчәктә авыл яшьләренә, йорт төзүдә булышлык күрсәтә торган программага чиратка басып, документлар тапшырасым килә. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә программалар саны тагын да күбрәк дип беләм. Гаилә фермасы төзү хыялы да юк түгел...
Әнә шулай, Илнур кебек егәре ташып торган яшьләр күбрәк булсын арабызда. Авылны бит яшьләр яшәтә. Аның киләчәге дә, озын гомерле булуы да үзебездән тора. Ә бүгенге яшьләр барлык башлангычларда да терәк тоеп, иртәгесе көннең уңай булуына ышанып яши.
Лилия Кыямова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев