Хәрби ант – җаваплы эш!
2524
0
0

1933 нче елда ачылган Икшермә урта мәктәбе тирә-якта дан тоткан мәктәп, хәер, бүгенге көндә дә Саба районында урнашкан әлеге белем учагы алдынгылар рәтендә. 2013 нче елдан Икшермә урта мәктәбе кадет интернат-мәктәбенә үзгәртелә һәм Кави Байкиев исемен йөртә башлый. Биредә республика-бызның төрле районнарыннан, Киров һәм башка төбәкләрдән килгән егет-кызлар белем ала....
Галиәхмәтов Роберт Рәшит улы җитәкләгән кадет интернат-мәктәбендә узган атнада хәрби ант кабул итү тантанасы булды. "Смирно!" командасы белән башланып киткән әлеге чара чын хәрбиләрчә узды. Бер генә адым да читкә тайпылмыйча, бер генә сүздә дә буталмыйча хәрби ант кабул итте кадетлар.
- Бүгенге көнгә кадәр сезнең уйларга мөмкинлегегез бар иде. Ә бүген ант биргәннән соң, сез кире чигенә алмыйсыз. Сез хәрби антыгызга тугрылыклы булып, илебез алдында, Ватан алдында үз бурычыгызны намус белән үтәргә тиеш. Нәкъ сезнең кебек, әти-әниләрегез кебек, бүген мин дә дулкынланам. Чөнки һәрберегез өчен мин җавап бирәм. Әти-әниләрегезнең, сезне укыткан, тәрбияләгән укытучыларыгызның йөзенә кызыллык китермәссез дип өметләнәм, - диде кадет интернат-мәктәбе директоры Роберт Галиәхмәтов.
Тантанага Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Теләче районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар килгән иде.
Быелгы уку елында кадетлар рәтенә 50 укучы өстәлгән. Алар барысы да "Смирно!"командасы астында хәрби антны кабул итеп, Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, Теләче һәм Саба районнары буенча хәрби комиссары Фәнис Закиров кулыннан таныклык алды.
Шунысы игътибарга лаек, иң шук малайлар да монда ничектер җидти, чын хәрбиләр төсен алган.
Теләчедән килгән Миңниса апа Шакирова да, улы Айдарны кадет мәктәбенә укырга биргән. Таныклык алганда да, баласы парадта узганда да, тыела алмыйча елады ул.
- Мин бик дулкынланам, күңелдә шатлык хисе дә, баланы сагыну хисе дә бергә кушылды. Барлык ата-аналар исеменнән монда эшләүче тәрбиячеләргә, укытучыларга рәхмәтемне җиткерәм. Алар барысы да һәр бала өчен җан атып тора. Улым үсеп җиткәч үз юлын табар дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын,-диде ул.
Шук малайлар диюем дә, Теләчедән Айдар һәм Рифнурлар хакында иде. Әнә бит, алар да "Смирно!"командасын ишетүгә, башларын югары тотып, игътибарын читкә юнәлтмичә, рәттә басып тора.
- Монда бик тәмле ашаталар, йокы бүлмәләре, уен бүлмәләре чиста, якты, спорт залы да бар, тагын яңасы төзелеп килә, - ди безне уратып алган кадетлар.
Араларында кыз балалар да бар. Алар өчен дә барлык уңайлыклар тудырылган. Дәресләрдән соң, җаның кайсына тели, шул түгәрәккә барасың, кыскасы көннең бер генә сәгатен дә бушка уздырмый алар. Тантанада егет-кызларның бергәләп вальс биюләре дә профессионаллардан бер дә ким булмады.
- Теләчедән балаларның аз килүе генә күңелне борчый. Әллә кайдан ераклардан киләләр, ә Теләчедән бары тик 7 кеше. Дөрес, без монда килгән баланың белемен дә, физик мөмкинлекләрен дә тикшереп алабыз. Ләкин бу уку йортын бетергән егет-кызлар беркайчан да югалып калмый,- ди Роберт Рәшит улы.
Кадет интернат мәктәбенең өстенлекле ягының тагын берсе - биредә укучылар машина-трактор йөртү таныклыгын да алып чыга. Мәктәпне бетергәч югары хәрби уку йортларына керү мөмкинлеге дә каралган. Кадетларның һәртөрле спорт ярышларында, фән олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар алуы да - педагогик коллективның, укучыларның тырышлыгы нәтиҗәсе. Әнә бит, күптән түгел генә республикакүләм хәрби патриотик «Яшь армеецлар, алга!" дигән бәйгедә катнашып, алар беренче урынны яулаган.
Үз күзең белән барып күргәнче, мондагы атмосфераны, мондагы кадетлар тормышын аңлавы кыен. Без журналистлар, әти-әниләр, килгән кунаклар әле берничә көн буе Икшермә кадетлар мәктәбендә алган күтәренке хәрби рух белән яшәдек.
Алсу Җиһаншина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
10 август 2022 - 09:22Татарстанда эшсезләрне дәүләт хисабына яңа һөнәргә өйрәтәчәкләр Татарстанда 8 мең эшсез дәүләт хисабына яңа һөнәргә өйрәтеләчәк. Шуның 60 проценты яңа белемнәр үзләштерүгә керешкән дә инде.2300
-
10 август 2022 - 08:33Сак булыгыз: чума! Моңа кадар хайваннар арасында йогышлы авырулар таралу буенча имин булып саналган Татарстанда күңелсез хәл килеп чыкты. Спас районының Идел буе бистәсендә шәхси хуҗалыктагы дуңгызларда Африка чумасы табылган.3400
-
10 август 2022 - 08:25«Петр 1 чоры» балалар рәсемнәре республика конкурсында катнаштылар Республика балалар китапханәсе «тарафыннан "Петр 1 чоры " дигән балалар рәсемнәре республика конкурсы үткәрелгән иде. Конкурста Теләче муниципаль районыннан да катнашучылар булды.2600
-
10 август 2022 - 08:07«Мичкә кыяры» әзерләү Кирәк булачак: кыяр (зур кәстрүлгә күпме сыя, шуның кадәр), тоз, су һәм яшел тәмләткечләр – керән, чия, карлыган яфраклары, бер бәйләм эстрагон (булмаса да ярый), сарымсак тешләре, 1–2 әче борыч, укроп таҗлары.2900
-
9 август 2022 - 18:59Бүген Иске Җөри авылында яшәүче районыбызның мәртәбәле шәхесләренең берсе - Илгиз Галиуллинның туган көне иде Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре дә тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде.56300
-
9 август 2022 - 15:25Языл һәм бүләк от! "Теләче" район газетасына язылучылар арасында узучы "Языл һәм бүләк от" акциясенең тагы бер җиңүчесе Ак Барс банк ачык акционерлык җәмгыяте оешмасы җитәкчесе Фидаил Муртазин.15000
-
9 август 2022 - 14:49Жаркие фестивальные дни волонтеров АО «Транснефть – Прикамье» В жаркие минувшие выходные волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» поддержали значимые культурные мероприятия в Пермском крае и Республике Татарстан.12500
-
9 август 2022 - 13:53Физкультурачылар көне-ул югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән профессиональ спортчылар бәйрәме генә түгел Бу безнең һәркайсыбызның бәйрәме, чөнки бары тик сәламәт тәндә генә сәламәт, күтәренке рух яши! Спортның, актив яшәү рәвешенең һәм дөрес туклануның мөһимлеген бәяләп бетергесез. Бу көн спортны яратучы кешеләрне берләштерә. Физкультурачылар көнендә бөтен ил буенча төрле спорт чаралары һәм ярышлар уза.14500
-
9 август 2022 - 10:47Районыбызда яңа җитәкче Районның "Форпост" оешмасына яңа җитәкче - Олы Тиләҗе авылында туып - үскән көрәшче егет - Саитов Алмаз Альфред улы билгеләнде.21900
-
9 август 2022 - 10:24Физкулькультурачылар көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасына чакырабыз! Райондашлар! Сезне 13 август көнне стадионда 13 август- Физкулькультурачылар көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасына чакырабыз! Регистрация: 10.00-11.00. Тантаналы ачылыш: 11.00 сәг- тә.13600
-
9 август 2022 - 08:54Җиңүчеләрдән тиз арада үз бүләкләрен алып китү сорала ДУСЛАР! 16 июль көнне Баландыш авылында узган “Түгәрәк уен” кичәсендә , “Теләче” район газетасына 2022 елның икенче яртысына язылучылар арасында призлар уйнаттык. Җиңүчеләрдән тиз арада үз бүләкләрен алып китү сорала!13300
-
9 август 2022 - 08:45Хәзер китереп бирәләр, барып аласы да юк: маркетплейс аша үз товарларын сатучылар саны арткан Чиратсыз, тиз һәм уңайлы! Соңгы арада тормышыбызның алыштыргысыз өлешенә әверелеп барган маркетплейслар нәкъ менә шул сыйфатлары белән алдыра. Һаман да шул кулдан төшмәгән телефон аша җаның теләгән әйберне заказ бирәсең дә, вәссәлам! Бәяләрне чагыштырырга, үзеңә кирәкле әйберне шактый зур ташлама белән дә алырга мөмкин биредә. Өстәвенә кибетләрдәге кебек су буе чират та торасы юк!12600
-
9 август 2022 - 08:04АО «Транснефть - Прикамье» провело учебно-тренировочное занятие на болотистой местности АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое комплексное учебно-тренировочное занятие (КУТЗ) по ликвидации условного выхода нефти из трубопровода в заболоченной местности. Учение прошло на линейной части магистрального нефтепровода (МН) Сургут – Полоцк в зоне ответственности Удмуртского районного нефтепроводного управления (РНУ).14500
-
5 август 2022 - 15:05Районда сыер савучылар ярышы узды
-
3 август 2022 - 15:25Теләче делегациясе Суслонгер җирләрендә булып кайтты
-
10 август 2022 - 07:43Җәйге чорда район күләмендә байтак объектларда төзекләндерү эшләре бараРайон җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район башкарма җитәкчесе Илнур Хамидуллин Әбде, Олы Мишә, Сауш һәм Теләче авылларында төзекләндерелә торган объектларда булып, эш барышы белән танышты.10200
-
7 август 2022 - 08:06КФУ профессоры эсселекнең кайчан сүреләчәген әйткән Бүгенгә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары.70000
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.60000
-
9 август 2022 - 18:59Бүген Иске Җөри авылында яшәүче районыбызның мәртәбәле шәхесләренең берсе - Илгиз Галиуллинның туган көне иде Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре дә тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде.56300
-
7 август 2022 - 13:15Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.37800
© 2011 - 2022. Телэче (Тюлячи). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+