Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйбыз. Җинаять төрләре көннән-көн арткан, яшәргән һәм яңа технологияләр белән ныгытылган заманда сезнең көндәлек хезмәтегез бәяләп бетергесез. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында сез - һәрвакыт эштә, районның тынычлыгын, халык иминлеген саклыйсыз, киң җәмәгатьчелек арасында даими рәвештә җинаятьләрне кисәтү һәм булдырмау максатыннан профилактика...

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйбыз. Җинаять төрләре көннән-көн арткан, яшәргән һәм яңа технологияләр белән ныгытылган заманда сезнең көндәлек хезмәтегез бәяләп бетергесез. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында сез - һәрвакыт эштә, районның тынычлыгын, халык иминлеген саклыйсыз, киң җәмәгатьчелек арасында даими рәвештә җинаятьләрне кисәтү һәм булдырмау максатыннан профилактика эше алып барасыз. Районыбыз биләмәсендә авыр җинаятьләр килеп чыкмасын, гомумән, җинаятьләрне булдырмау өчен көчегезне кызганмыйсыз.

Киләчәктә район халкының иминлеген, районның бөтенлеген даими кайгыртырсыз дип ышанабыз. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык һәм аяз күк йөзе телибез. Һөнәри бәйрәмегез мөбәрәк булсын!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X