Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хуш, Рамазан! Исәнме, Рамазан!

Бу көннәрдә райондашларыбыз, дин кардәшләребез ай буенча Ураза тоттылар, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау сорадылар, тәүбә иттеләр, догалар, Корьән укыдылар. Ай дәвамында алар бисмиллаһ әйтеп сәхәр ашадылар, ахшам азаны вакытында авыз ачтылар, рухи һәм мәгънәви камиллеккә ирештеләр. Ятим калган, фәкыйрь, караучысыз калган кешеләрне табынга чакырып ифтарның ләззәте белән бүлештеләр, тәравих намазларын укыдылар....

Бу көннәрдә райондашларыбыз, дин кардәшләребез ай буенча Ураза тоттылар, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау сорадылар, тәүбә иттеләр, догалар, Корьән укыдылар. Ай дәвамында алар бисмиллаһ әйтеп сәхәр ашадылар, ахшам азаны вакытында авыз ачтылар, рухи һәм мәгънәви камиллеккә ирештеләр.
Ятим калган, фәкыйрь, караучысыз калган кешеләрне табынга чакырып ифтарның ләззәте белән бүлештеләр, тәравих намазларын укыдылар. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, йөзләребез көләчләнде, күңелләребез нур белән тулды, өйләребез яктырып китте.
Шөкер, быел да ифтар мәҗелесләре кат-кат, күтәренке рух белән, тиешле югарылыкта үтте. Мәсәлән, 14 июль көнне "Хәкимова" шәхси предприятиесенә караган "Маяк" кафесында "Строитель", "Цереком" һәм "Максат" төзелеш ширкәтләре химаясына үткәрелгән мәҗелестә без республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән ТР Диния назәрәтенең беркетмәләр бүлеге җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншиннарның вәгазьләрен тыңлап хозурландык. Җәлил хәзрәт үзенең вәгазендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык, Туган җир, ата-ана, туганлык хакы кебек гомумкешеклек кыйммәтләр, татар авылларындагы демографик хәл, килен каенана, каената мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Чөнки бу юлы мәҗелескә районыбыз яшьләре чакырулы иде. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов Рамазан аеның районда быел да күтәренкелек һәм шатлык рухында узуын билгеләп үтте. Шулай булмыйни, бу бәйрәм Җир йөзендәге бер миллиардттан артык мөселманның җитмештән артык илдә үткәрелә торган иң бөек бәйрәм!
Хөрмәтле райондашлар! Узган Рамазан ае һәркемгә көч-куәт алып килсен, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә өндәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, якты өметләр алып килсен! Хуш, Рамазан!, Исәнме, Рмазан!
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X